Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Сабантуенда китапханәчеләр мәйданчыгы да актив эшләде (фото)

Район Сабантуенда китапханәчеләргә аерым мәйданчык бирелгән иде. Алар Сабантуйга килгән һәр кешене елмаеп каршы алдылар, үзләре ясаган күргәзмәләр белән таныштырдылар: 1."Районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел" - фотокүргәзмә, 2."Без Сабантуйлы халык" китап күргәзмәсе 3. Габдулла Тукайнын 130 еллыгына багышлап ясалган кул эшләре күргәзмәсе 4.Һәр авылның тарихын чагылдырган альбомнар күргәзмәсе яныннан...

Район Сабантуенда китапханәчеләргә аерым мәйданчык бирелгән иде. Алар Сабантуйга килгән һәр кешене елмаеп каршы алдылар, үзләре ясаган күргәзмәләр белән таныштырдылар:

1."Районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел" - фотокүргәзмә,

2."Без Сабантуйлы халык" китап күргәзмәсе

3. Габдулла Тукайнын 130 еллыгына багышлап ясалган кул эшләре күргәзмәсе

4.Һәр авылның тарихын чагылдырган альбомнар күргәзмәсе яныннан кеше гел өзелеп тормады, кешегә кибетләр генә түгел - менә шундый истәлекләр дә кирәк икән.

5 Шунда ук кул эшләре, сувенирлар (үзебез ясаган) һәм китап сату да гөрләде.

6.Әлбэттә, балаларны иң нык җәлеп иткәне мастер-класс(осталык дәресләре) иде: бант ясау, смешарик, каз каурыеннан каләм, йон җептән курчаклар,

пластмасс калаклардан курчак, оригами, токмачтан беләзек, күннән кечкенә сумкалар… кыскасы Сабантуйга килгэн һәр бала монда катнашып,үзенә

буләк ясап алып китте, дип хәбәр итә китапханәче Тәнзилә Шәйхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев