Хәтер – сакта
Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән районның «Гиндукуш» музеенда Яр Чаллы шәһәре, Сарман һәм Мөслим районнары буенча әфганчылар хәрәкәтенең җитәкчеләре һәм активистлары җыелышы узды.
Иҗтимагый хәрәкәт алдында торган бурычлар, ел дәвамында эшләнгән эшләр турында җанлы сөйләшүдән соң иң актив эш алып барган әфганчылар: Тукай районыннан Айбулат Якуповка, Әбүзәр Габдрахмановка, Илдус Насыйровка, Марсель Ситдыйковка, Нәкыйп Хафизовка, Сарман районыннан Бәгъзәр Фазлыевка, Мөслим районыннан Данил Госмановка, Яр Чаллы шәһәреннән Равил Әхмәтҗановка һәм «Гиндукуш» музее директоры Резидә Гариповага Дәүләт Думасы депутаты Иршат Юнир улы Фәхретдиновның Мактау грамоталары тапшырылды.
Тукай районы әфганчылары патриотик тәрбия юнәлешендә ел дәвамында даими һәм эзлекле эш алып баралар. Оешма инициативасы һәм матди ярдәме белән башланган хәрби хәрәкәтләрдә үлеп калганнарның яшəгəн йортларына мемориал такталар кую тәмамланды. Район буенча 12 урында хәтер тактасы куелды. Тукайлыларның бу изге эше дөрес юнәлештә булуын раслаучы бер дәлил: күрше Сарман һәм Мөслим районнарында да безнең үрнәктә бу эшне башлап җибәрделәр.
Районның тынгысыз һәм олы йөрәкле кешеләре: Генадий Харитонов, Наис Шәйхетдинов, Илгиз Зиннәтуллин, Айдар Насыйбуллин, Фәнис Хаҗиев, Александр Майоров, Фәрит Бәдертдинов, Әсһәр Гыйниатуллиннар даими рәвештә әфганчылар нигез салган, бүгенге көндә район музеена әверелгән «Гиндукуш»ка матди ярдәм күрсәтәләр, кызыклы һәм сирәк очрый торган экспонатлар бүләк итәләр. Аларга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Исәнлек-саулык, иминлек, гаилә бәхете теләп калабыз.
Инде традициягә әйләнгән, 7 ел дәвамында башкарылып килә торган чара: майның соңгы якшәмбесендә сугыш хәрәкәтләрендә батырларча һәлак булган райондашларның каберләрен зиярат кылу эшен әфганчылар быел да зур оешканлык белән башкардылар. Кнәз, Шилнәбаш, Иске Гәрдәле, Калмия, Олы Шилнә, Бәтке авылларында, Яңа поселогында булып, сугыш батырларына баш иделәр, каберләренә чәчәкләр салдылар.
Көне буе дәвам иткән бу чарадан инде чәчләренә чал кунган ветераннар зур рухи ризык алып, күңел күтәренкелеге кичереп һәм яшьлек хәтерләренә кайтуларына сөенеп, озак кына таралыша алмыйча тордылар, дип хәбәр итә районның хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев