Яңа китаплар белән таныштык
27 май - Гомумроссия китапханәчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләренең эшләре тыгыз иде. Китапханәнең рус бүлеге дә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан очрашуга әзерләнгән, татар бүлеге дә үзенең китап сөюче дусларын яңа басылып чыккан китаплар хакында сөйләшүгә чакырган.
Бу кичәне оештырган Исламия ханым Динмөхәммәтова үзенең кереш сүзендә кунакларны бәйрәм белән котлады, кешеләрне рухи яктан тәрбияләүче, җаннарын дәвалаучы китапларның әһәмиятенә игътибарыбызны юнәлтте. Ул «бүгенге көндә китап укымыйлар» дигән сүзләрнең дөрес түгеллегенә саллы-саллы мисаллар да китерде. Баксаң, кайбер китапларны чират торып укыйлар икән бит! Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ел китабы» исемен яулаган «Мин гашыйк булдым» һәм Зифа Кадыйрова, Факил Сафиннарның китаплары шундыйлар исәбендә булып чыкты. Роза Хәмидуллина һәм Әлфия Ситдыйковалар әзерләп чыгарган «Әдәби Чаллы» китабы белән мәктәп укытучылары, студентлар, укучылар күбрәк кызыксынган. Татарстан язучылар оешмасының шәрәфле әгъзасы Рубис абый Зариповның «Әсир коллыгы» китабын укучылар да шактый икән. Тыңлаучылар автор тарафыннан бу әсәрнең язылу тарихын да ишеттеләр. «Ләйсән» әдәби берләшмәсен җитәкләүче Роза Хәмидуллина китап сөючеләрне быел басылып чыккан китаплар белән таныштырды. Алар арасында Рәкит Аллабирденең «Сулыш», Айрат Шәйхетдиновның «Җылы дулкын җанны били», Гөлсинә Төхфәтуллинаның «Сөйлим синең хакта», Рушания Гыйләҗеваның «Чигү чигәм әле», Тукай районының Олы Шилнә авылында яшәп иҗат итүче Зимфира Исламованың «Язмыш аръягында кем көтә?», Равил Мостафин, Наил Әхмәтҗанов, Әлфия Габдерәшитова кебек авторларның да китаплары аталды. Кайберләренә кыскача гына күзәтү дә ясалды. Кичәнең кунагы Рахман Шәфигуллин мондый кичәләрне тагын да зуррак күләмле итеп уздыру тәкъдиме белән чыкты. 90нчы еллар рухын кайтару кирәклегенә басым ясады. Россия язучылары берлеге әгъзасы Марс Яһудин чыгышы да тыңлаучыларга бик ошады. Рахман Шәфигуллин, Рубис Зарипов һәм Зимфира Исламоваларны ветераннар үзләре янына кунакка чакырдылар. Аларның күңелләргә үтеп керә торган чыгышларын башкалар да тыңласын иде дигән фикер әйттеләр. Өч сәгатькә сузылган очрашу ахырында Рубис абый кунакларга җыр да бүләк итте.
Зәбир Хәлимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев