Тукай районының мәдәният бүлеге Сарапул шәһәрендә Сабантуй үткәреп кайтты (фото)
Соңгы елларда Татарстаныбыздан читтә яшәүче милләттәшләребез белән хезмәттәшлек, мәдәни элемтәләр шактый ныгыды. Икътисади багланышлар да үсә бара. Республикабызның һәр районы ел саен татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә сабантуйлар уздыруда катнаша. Чаллы шәһәре вәкилләре башкалабыз Мәскәүгә, Петербургка сабантуйга барсалар, Тукай районы сәнгать осталары былтыр Екатеринбург сабантуенда катнаштылар, быел исә Удмуртиянең Сарапул...
Соңгы елларда Татарстаныбыздан читтә яшәүче милләттәшләребез белән хезмәттәшлек, мәдәни элемтәләр шактый ныгыды. Икътисади багланышлар да үсә бара. Республикабызның һәр районы ел саен татарлар күпләп яши торган төбәкләрдә сабантуйлар уздыруда катнаша. Чаллы шәһәре вәкилләре башкалабыз Мәскәүгә, Петербургка сабантуйга барсалар, Тукай районы сәнгать осталары былтыр Екатеринбург сабантуенда катнаштылар, быел исә Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезне сөендерделәр.
Чыннан да, сөендерделәр дип әйтү һич тә хата булмас." музыкаль композициясен дә, бәйрәм концертын да Сарапул халкы бик яратып кабул итте. "Татарстан" бию ансамбле чыгышларына да халык гөрләтеп кул чапты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Назир Гыймазетдинов, "Идел буе каеннары" җырын сокландыргыч итеп башкарып, көчле алкышларга ия булды. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның авылдашы бит! Сынатырга һич ярамый! Азат Зартдиновның - дәртле, Айгөл Шәйхетдинованың моңлы җырлары да халык күңеленә май булып ятты. Ринат Насыйров татар халык көйләренә попурри уйный башлауга, нәни балалар да, зурлар да пыр туздырып биергә тотындылар. Танылган гармунчы Наил Заһретдинов уйнаган, Фирдәвес һәм Әхнәф Вәлиевләр җырлаган җырлар да тыңлаучылар күңелендәге сагыну-сагышларны кузгаткандыр... Татарстанның атказанган җырчылары Зөһрә Сәхәбиева һәм Галина Казанцева башкаруындагы җырларны халык тын калып тыңлады. Зоя Халитова мари такмакларын бик оста башкарып уңыш казанса, Тамара Багаева белән Валентина Сәгыйдуллина "Кыр үрдәге" җыры белән алдырдылар...
Сабантуйга төбәкнең бик күп җитәкчеләре, Удмуртиянең Дәүләт Советы депутатлары да килгән иде. Алар җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен теләделәр. Татарстаныбыз сәламнәрен Тукай муниципаль районы җитәкчесе Васил Хаҗиев җиткерде. Ул сабантуй хуҗаларына зур бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Күңелемдә зур горурлык хисләре уяткан тагын бер әйберне әйтми ярамас. Менә шушы искиткеч матур бәйрәмне инде күп еллар якташларым - Актаныш районы егетләре Фаил Исламгалиев (Байсардан), Саниф Салахов (Тат.Әҗби), Зөлфәт Арслановлар(Тат.Суыксу) уздыруы белән ничек горурланмыйсың инде?! Бәйрәмгә мулла бабайны чакырып, дога белән башлап җибәрү дә алар башлангычы булып чыкты. Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген дә алар алып бара икән.
Шәп узган бәйрәмнән алган күтәренкелек дүрт сәгать буе җырлап кайтырга да көч бирде безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев