6 февраль 2015 яңалыклары
-
Җәяүлегә юл бир
10 февральдән 20сенә кадәр районда «Җәяүле кичүе» дип аталган профилактик декада үтә. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында булачак. Агымдагы елның бер аенда гына да республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 117 очрагы теркәлгән, аларның 47се җәяүле кичүләрендә булган. Һәлакәтләрдә 6 кеше үлгән,...
-
Район башлыгы Кубогына көрәш үтте
31 гыйнвар көнне Сосновый Бор поселогының спорт залында татар-башкорт милли көрәш буенча Тукай муниципаль районы башлыгы Кубогына ярышлар үтте. Анда 1998-1999, 2000 һәм аннан да яшьрәк булган егетләр арасында узды. Ярышларда районның 13 мәктәбеннән 109 спортчы көч сынашты, шулай ук Минзәлә районыннан 1 җыелма команда да килгән иде. Командалар беренчелеге...
-
Яр Чаллы «Энергетик» мәдәният сараенда якташлар очрашулары дәвам итә
6 февральдә 18 сәгатьтә - Әгерҗе районы, 20 февраль 18 сәгатьтә - Чирмешән, 21 февраль 16 сәгатьтә - Әлки, 27 февральдә Мөслим якташлары очраша. Башлана 18 сәгатьтә. Керү ирекле, очрашуларга рәхим итегез. «Мәхәббәт, кәҗә һәм башкалар ...» музыкаль комедиясе 24 февральдә шушы ук мәдәният учагында танылган һәм яраткан артистларыбыз Рәсим...
-
Чыгымнарны киметергә куштылар
Чәршәмбе, 4 февральдә районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре икътисадчылары өчен республикакүләм семинар узды. Укыту юнәлешендәге әлеге чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкче Хәйдәр Сабитов катнашты. Семинарда бүгенге икътисади...
-
Районда Татарстанның «Чаңгы юлы – 2015» массакүләм ярышлары үтә
7 февральдә Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында «Чаңгы юлы - 2015» ярышлары үткәреләчәк. Әлеге массакүләм чара һәрбер авыл җирлегендә дә уздырылачак. Анда башлангыч сыйныфларда укучы сабыйлар да, югары сыйныф укучылары да, хатын-кызлар, ир-атлар да катнашачак. Ә Яңа поселогында исә район предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләр чаңгыга басачак. Катнашучыларны...
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган зур чарага районның бар иҗат көчләре тартылачак
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Аны лаеклы каршылау өчен районда җитди әзерлек бара. Җиңү яулап кайтып үлгәннәрнең каберләрен барлау, төзекләндерү обелискларны яңарту, батырларның исемлекләрен тулыландыру буенча эш җәелдерелде. Кичә район хакимиятенең икенче катында сугыш каһарманнары фоторәсемнәреннән торган күргәзмә урнаштырылды. Анда районыбыздан чыккан ике Советлар Союзы Герое - Кәлимулла Якупов, Нурмый...