Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган зур чарага районның бар иҗат көчләре тартылачак

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Аны лаеклы каршылау өчен районда җитди әзерлек бара. Җиңү яулап кайтып үлгәннәрнең каберләрен барлау, төзекләндерү обелискларны яңарту, батырларның исемлекләрен тулыландыру буенча эш җәелдерелде. Кичә район хакимиятенең икенче катында сугыш каһарманнары фоторәсемнәреннән торган күргәзмә урнаштырылды. Анда районыбыздан чыккан ике Советлар Союзы Герое - Кәлимулла Якупов, Нурмый...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Аны лаеклы каршылау өчен районда җитди әзерлек бара. Җиңү яулап кайтып үлгәннәрнең каберләрен барлау, төзекләндерү обелискларны яңарту, батырларның исемлекләрен тулыландыру буенча эш җәелдерелде. Кичә район хакимиятенең икенче катында сугыш каһарманнары фоторәсемнәреннән торган күргәзмә урнаштырылды. Анда районыбыздан чыккан ике Советлар Союзы Герое - Кәлимулла Якупов, Нурмый Шәриповның да фотолары бар. Күргәзмә белән иң беренчеләрдән булып район прокуроры Айрат Галимәрданов район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина танышты. 26 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда зур концерт үтәчәк. «Анда һәр авыл җирлегенең сугыш ветераннарына багышланган стендларын урнаштыру планлаштырыла. Районда бүген исән һәм инде мәрхүм булган ветераннарның истәлекләрен барлау буенча эш җәелдерелде. Истәлекләр видеотасмага язып алына, алар концерт вакытында күрсәтеләчәк», - диде безгә район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова. «Якты юл» газетасы редакциясе, район мәдәният бүлеге бүген штабны хәтерләтә. Журналистлар ветераннарны, аларның истәлекләрен барлыйлар. Газетаның һәр саны саен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рубрика астында җиңү яулаган буыннарның батырлыгы турында язмалар урнаштырыла. Бу эшкә райондашларны да актив кушылырга чакырабыз. Тыл һәм сугыш ветераннары, сугыш чоры балаларының истәлекләре турында редакциягә һәм район мәдәният бүлегенә язып җибәрегез. Сезнең истәлекләр белән видеоязма төшереләчәк, аны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концертта күрсәтәчәкләр. Юбилей чарасында син дә катнаш! Шалтырату өчен телефоннар: редакциядә - 701758, район мәдәният бүлеге - 701342.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына