5 август 2020 яңалыклары
-
Туган телебезгә битараф булмыйк!
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов татар милли үзаңы, традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч турында саллы мәкалә белән халыкка мөрәҗәгать итте. Анда үткәнгә нәтиҗә ясау да, бүгенге тормышыбызга бәя бирү дә, киләчәкне күзаллау да чагылыш тапкан. Программ мәкалә нәкъ тиешле вакытында – глобальләшү чорында дөнья күрүе белән дә зур әһәмияткә ия. Татарның стратегиясе булган шушы чыгыш хакында райондашларыбыз да үз фикерләрен белдерделәр.
-
«Балкыш» республика фестивале – Иске Абдулда
Ветераннар һәм пенсионерлар арасында үткәрелә торган традицион «Балкыш» республика фестивале коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау өчен үзенчәлекле форматта уза. Алтынчы республика фестиваленең икенче турына узган талантлы район үзешчәннәренең чыгышларын башкалабыз Казаннан килеп видеога яздырып алдылар.
-
Умартаңның паспорты бармы?
Игенче авылыннан даими хәбәрчебез, һәвәскәр умартачы Әлфизә Садыйкова тагын безнең белән элемтәгә чыкты. Кортларның күпләп үлүе турында хәбәр итте ул. Умартачылар барысы да бал кортларының күпләп үлүен авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар белән саксыз эшкәртүдән күрәләр. Бу территориядә «Кама Бекон» хуҗалыгының рапс басулары урнашкан.
-
Бәйгедә отты
«Татмедиа» АҖ үзенең әбүнәчеләре арасында ел да призларлар уйната.
-
Уңыш былтыргыдан ким түгел
Әледән-әле килеп яуган яңгырлар район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә урып-җыюны тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирми. Аз гына кояш чыккан арада игенчеләр кырларга ашыга.
-
Рөхсәт ителде, ләкин...
3 августтан Татарстанда ачык мәйданчык-ларда – саф һавада массакүләм мәдәни чаралар һәм концертлар уздыру рөхсәт ителде.
-
БДИ нәтиҗәләре
Мәктәпләрдә бердм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәмамланды.
-
Акцияләр старт алды
Республикада һәр елдагыча «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» һәм «Туган мәктәбеңә булыш» акцияләре игълан ителде.
-
Үзара салымга багышлап
Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә район башлыгы Фаил Камаев үзарасалым программасы үтәлешенә кагылды.
-
Савым арта
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 августта алынган мәгълүматларга караганча, районда тәүлегенэ 90 тонна сөт савыла.