Умартаңның паспорты бармы?
Игенче авылыннан даими хәбәрчебез, һәвәскәр умартачы Әлфизә Садыйкова тагын безнең белән элемтәгә чыкты. Кортларның күпләп үлүе турында хәбәр итте ул. Умартачылар барысы да бал кортларының күпләп үлүен авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар белән саксыз эшкәртүдән күрәләр. Бу территориядә «Кама Бекон» хуҗалыгының рапс басулары урнашкан.
Әлеге очрак буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов умартачылар белән очрашты. Очрашуда «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин да катнашты. Аграрийлар белән умартачылар арасында низагъ булдырмау өчен эш планы төзелде.
Бүгенгесе көнгә Тукай районында 3300 баш умарта теркәлгән. Умарталарның 70 проценты Калмаш, Әҗмәкәй җирлекләре тирәсендә урнашкан.
Зыян күрүче умартачылар фикеренчә, «Кама Бекон» хуҗалыгы җитәкчеләре алар белән исәпләшми. Рапс басуларын химикатлар белән эшкәрткәндә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының таләпләре үтәлми.Беренчедән, басуга көпә-көндез чыгалар. Бу – бал кортлары күпләп очкан вакыт. Пестицидлар белән эшләгәндә экология регламенты буенча, агу көндез кояш кызуында яки көчле җил вакытында сибелергә тиеш түгел.
– Мин агулау эшләре турында белми дә калдым. Безнең 40 умарта гаиләсе һәлак булды. Күпме хезмәт, табыш юкка чыкты, – ди зыян күрүчеләрнең берсе Ильдус Исламов.
Районда пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда зыян китермәү максатыннан, умартачылар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен «WhatsApp» кушымтасында төркем төзелгән. Умартачылар даими элемтәдә тора, кайсы кырларны агулауларын бер-берсенә хәбәр итәләр. «Кама Бекон» хуҗалыгының баш агрономы Андрей Хохлов сүзләренчә, агулау эшләре турында бу юлы да хәбәр бирелгән.
– Кисәтелгән очракта да кортларны берничек тә ябып куеп булмый, – ди умартачылар. – Оя эчендә температура күтәрелә, шуннан үзләре дә үлә, кәрәзләре дә эреп төшә. Әле бу физик яктан да мөмкин түгел. Кемнеңдер 200әр баш умартасы бар бит! Аны ничек ябып бетерәсең, – ди алар.
Белгечләр бу уңайдан умарта ояларын модернизацияләргә – очуны туктатып тору мөмкинлеге бирә торган яңа үрнәктәге умарталар булдырырга киңәш итте.
«Күпчелек умартачыларның паспорты юк. Бу рәсми документта бал кортларының саны, аларның сәламәтлеге хакында мәгълүмат язылган. Бал кортларының үз авырулары сәбәпле яки агуланып үлүләрен ачыклау өчен дә әнә шундый паспорт кирәк», – ди район ветеринария берләшмәсенең лаборатория җитәкчесе Нияз Габдуллин.
Әлеге ситуация мәнфәгать-ләр низагы дип бәяләнә. Кырдагы культураларга агу сипмичә дә торып булмый, бал кортларына да очарга кирәк. Нишләргә? Рәшит Хәбетдинов сүзләренчә, монда бер генә юл – узара аңлашып, хәбәрләшеп эшләү. «Безнең өчен игенчеләрнең дә, урматачыларның да мәнфәгатьләре мөһим. Умартачылар белән аграрийлар бу юнәлештә бергә эш алып барырга, үзара аңлашып эшләргә тиеш. Шулай ук, социаль челтәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр бирүне дә көчәйтергә кирәк», диде ул.
Бүген районда күпләп бал кортлары үлү факты буенча прокуратурага гариза язылган. Тикшерү эше бара. Районда шулай ук махсус комиссия оештырылды. Үлгән кортларны пробага алып, Казанга фәнни-тикшерү институтында тикшерү эше башкарылачак. Әлеге эшләрдән соң гына умартачыларга килгән зыян күләме билгеләнәчәк.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов умартачылар белән очрашты. / Эльвира Абдуллина фотосы.
Әлфизә Садыйкованың умарталары. / Эльвира Абдуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев