Якты юл
  • Рус Тат
  • Туган телебезгә битараф булмыйк!

    Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов татар милли үзаңы, традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч турында саллы мәкалә белән халыкка мөрәҗәгать итте. Анда үткәнгә нәтиҗә ясау да, бүгенге тормышыбызга бәя бирү дә, киләчәкне күзаллау да чагылыш тапкан. Программ мәкалә нәкъ тиешле вакытында – глобальләшү чорында дөнья күрүе белән дә зур әһәмияткә ия. Татарның стратегиясе булган шушы чыгыш хакында райондашларыбыз да үз фикерләрен белдерделәр.

    Рөстәм Закиров, муниципаль район башлыгы урынбасары: «Телебезнең нигезе – гаиләдә»
    Президентыбызның ана телебезне, милләтебезне кайгыртып язылган программ мәкаләсен зур кызыксыну белән укыдым. Илбашының фикерләрен хуплыйм. Кеше көн саен ана телендә сөйләшми икән, ул аны кирәксенми башлый. Күпчелек татарлар телефоннан смс хәбәрләрне рус алфавитын кулланып яза. Бу да телнең зәгыйфьләнүенә китерә. Телне имгәтмик! Телефоныңа «Тиз яз» дигән программаны урнаштыр да саф татар телендә яз. Татарстан Яңа гасыр каналында «Шаян ТВ»да балалар өчен татарча тапшырулар, мультфильмнар күрсәтелә – рәхәтләнеп карасыннар гына. Әби-бабайлар оныклары белән ана телендә сөйләшсен. Телебезнең нигезе – гаиләдә, шуны онытмыйк. 

    Тәзкирә Харисова, Иске Дөреш авылы, тыл ветераны: 
    «Телебез шундый бай безнең!»

    Илбашының туган телебез турындагы мәсьәләне көн кадагына куюы бик куанычлы хәл. Югары дәрәҗәдә сүз кузгатылмаса, бу юнәлештә конкрет эшләр башкарылмаса, телебез язмышына куркыныч янавын көт тә тор. Мин, 40 еллап тел сагында торган, Иске Дөреш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән кеше буларак, бүгенге көндә ана телебезнең дәрәҗәсе төшүгә борчылам. 87 яшьтә булсам да, вакытлы матбугат белән даими танышып барам, канга сеңгән күрәсең. Үзебезнең «Якты юл»га, өлкән газетабыз «Ватаным Татарстан»га, шулай ук «Акчарлак»ка язылмый калганым юк. Президентның телне, милләтне саклауга багышланган мәкаләсен игътибар белән укыдым. Барыбызның да уй-фикерләре җыеп әйтелгән анда. Мәкаләне бөтен милләтебезгә мөрәҗәгать дип кабул иттем. Аның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, тәрбиячеләргә җиткергән рәхмәт сүзләре күңелгә аеруча хуш килде. Иң зур теләгем – Илбашы куйган бурычлар, әһәмиятле мәсьәләләр сүздә генә калмыйча, урыннарда, җирле оешмаларда тулысынча чынга ашырылсын иде. Аларны үтәү өчен җаваплы иптәшләрнең кайда, нинди эшләр, гамәлләр башкаруын тиешле органнар контрольдә тотсын иде. Телебез авылларда саклана әле ул. Оныкларның, оныкчыкларның да үз телебездә аралашуларын күреп, безнең кебек өлкән яшьтәгеләрнең күңеле аеруча сөенә. Казанда яшәүче 6 яшьлек оныкчыгым Рашат Галимҗанов узган ел, авыл Сабан туенда Г.Тукайның «Су анасы» шигырен яттан сөйләде. Дүрт яшьлек энесе Рифат та абыйсына ияреп шигырь ятлаган. Татар телен балага ана сөте белән кечкенәдән үк сеңдерергә кирәк. Күп нәрсә үзебездән, гаиләдән тора бит. Бала кулына күбрәк телефон түгел, ә саф татар телендәге, төсле, зәвыклы итеп эшләнгән китапларны тоттырыгыз. Телебез шундый бай, матур яңгырашлы, җырлап тора! Гасырлардан-гасырларга килгән татар телебездә киләчәктә дә әле бик күп буыннар сөйләшер, ин шәә Аллаһ!

    Айрат Габдуллин, Калмаш гомумбелем бирү мәктәбе директоры:
    «Президент дөрес әйтә!»

    Олы елгалар кечкенә инешләрдән башланган шикелле телебезне, милләтебезне саклау да гаиләдән башлана. Мисал өчен, тормыш иптәшем, шәһәрдә туып-үсүенә карамастан, татарча гына сөйләшә. Нәни балама татар телендә әкиятләр укыйбыз, шигырьләр өйрәтәбез. Һәр татар гаиләсе шулай эшләргә тиеш. Аннары бу эш балалар бакчасында, мәктәпләрдә, уку йортларында дәвам итәргә тиеш. Президентның программ мәкаләсе бу олы эшнең дәүләт югарылыгында хәл ителәчәгенә дәлил дип уйлыйм.
    Калмаш элек-электән татар авылы. Соңгы елларда, Чаллыга якын булу һәм башка сәбәпләр аркасында, Калмаш авыл җирлегенә шәһәрдән күченеп кайтучылар артты. Араларында төрле милләт вәкилләре бар. Мәктәптә рус телле балалар байтак. Без, төрле милләт вәкилләре укыса да, барлык чараларны да татар һәм рус телләрендә алып барабыз. Башка милләттән булган укучылар да татар телен теләп өйрәнәләр, барлык чараларда да актив катнашалар, бик яратып татар телендә аралашалар. Тәрбияви чараларны, бәйрәм-кичәләрне татар телендә алып бару телебезгә мәхәббәт тәрбияләүнең бер ысулы. Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның «Милләт юкка чыкса, аны кайтарып булмаячак» исемле мәкаләсен игътибар белән укыдым. Кайберәүләр: «2018 елда булган вәзгыятьне шул килеш үткәреп җибәрдегез дә 2020 елда уяндыгызмыни?» дигән репликалар да ташлады ташлавын. Милләтне саклап калу мәсьәләсен хәл итәргә алынырга бервакытта да соң түгел, шуңа күрә дә, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов фикерләре белән тулысынча килешәм.
    Татар телен иң элек милләттәшләребез өйрәнергә, туган телебездә аралашырга тиеш. Эшне үзебездән башлыйк – туган телебезгә, милләт язмышына битараф булмыйк!

    Нәзир Гыймазетдинов, Яңа Бүләк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре: 
    «Ана теле – ана сөте белән керсен!»

    – Ана теле. Горур да, аһәңле дә яңгырый торган әлеге сүзтезмә безгә бик якын һәм аңлаешлы. Телебез дә шуның белән ачыла. Әмма бүген татар авылы урамында дүрт-биш яшьлек балаларның үзара русча сөйләшкәнен ишетергә туры килә. Ирексездән күңелдә: «Боларның теле ничек ачыла икән?» дигән сорау туа. Аналары нинди телдә сөйләшсә, шул телдә ачыла торгандыр, мөгаен. «Моң» дигән сүз белән дә горурланабыз, ул бездә генә, рус телендә андый төшенчә юк, дибез. Теле татарча ачылмаган бала «татар моңы»ның ни икәнен аңлый алырмы соң? Тора-бара бу сүз тезмәләренең асыл мәгънәсе юкка чыгып, ТР Президенты үз мәкаләсендә әйткәнчә, кулланышта «сувенир» гына булып калмасмы? Бу хакта һәркайсыбыз уйланырга тиеш. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: