5 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанның дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чит ил журналистлары алдында чыгыш ясады
Ансамбль артистлары берничә композицияне уен кораллары белән җырлап-биеп башкарды.
-
"Без детдомда йөз бала үстек, шуның туксанының ата-анасы исән иде"
Өч китап чыгарып, бестселлер авторы булган Айгиз Баймөхәммәтов белән әңгәмә.
-
Мәктәпнең 80нче чыгарылышын зурлап бәйрәм иттеләр
Теләнче Тамак урта мәктәбендә зур юбилей – 80нче чыгарылыш бәйрәме узды. Зур тантана «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә туры китереп, мәктәпнең элеккеге укучысы, Советлар Союзы герое Нурми Шәрипов һәйкәле янында үткәрелде.
-
Рөстәм Миңнехановны «Астанага 20 ел» юбилей медале белән бүләкләделәр
ТР Президентына медальне Казахстан Премьер-министры Бакытжан Сагинтаев тапшырды.
-
Районда коррупциягә каршы ничек көрәшәләр?
Коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү максатыннан быел бу юнәлештәге законнарга үзгәрешләр кертелгән иде. Алар нигезендә, хәзер барлык депутатлар, район һәм башкарма комитет җитәкчеләре, контроль-хисап палатасы рәисләре үзләренең керем, чыгым, милек белән бәйле мәгълүматларын турыдан-туры ТР Президенты аппаратына тапшыра. Татарстанның коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясе утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов дәүләт сатып алулары процедурасын, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү белән бәйле сорауларны иң проблемалы мәсьәләләр арасында атады.
-
Чебенледә бәйрәм узачак
7 июль көнне Чебенле авылы урынында, гүзәл Чулман буенда, Хәтер көне уздырыла. Чара көндезге сәгать 11дә башланып, кичке 4кә кадәр дәвам итәчәк.
-
Район сулыкларының чисталыгын тикшерәләр
Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко хәбәр иткәнчә, районда санитар-эпидемиологик хәл тыныч, авыруларның кискен артуы күзәтелми. Узган атнада талпан кадалу очраклары белән мөрәҗәгать итүче булмаган.
-
Татарстанда сирәк авырулы балалар өчен табибка электрон язылу ачылды
Белгечләр пациентларны билгеләнмәгән диагнозлар һәм аңлашылмый торган халәтләр белән сирәк авыруларга шикләнгәндә кабул итә.
-
Өч авыл җирлегенә берешәр миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелә
Республика бюджеты хисабына районда һәр елны өчәр авыл җирлегенә грант бүлеп бирелә. Узган ел бу акчаларны Теләнче Тамак, Калмия һәм Сәет авыллары алган. Быел Боерган, Суровка һәм Иске Дөреш авылларында ремонт эшләре үткәреләчәк.
-
Татарстан президенты: Олимпиаданы да үткәрә алабыз
Әгәр Россия җитәкчелеге мондый карар кабул итсә, планетаның иң төп спорт уеннарын да кабул итәргә әзербез.
-
Яшен вакытында өйдән урамга чыкмаска, тәрәзә янында тормаска киңәш ителә
Татарстанда һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә
-
Канадада эсселектән 19 кеше үлгән
2010 елгы аномаль эсселектә 106 кеше үлгән булган.
-
Яшьлэр көне Телэнче-Тамакта
Яшьлек — кеше гомеренең кабатланмый торган гүзәл һәм шул ук вакытта иң җаваплы бер чоры. Бер яктан яшьлекне сандугачлы бакчалары, ал таңнары белән җиңел бәхет үзенә тартып, кызыктырып тора. Ә икенче яктан — авыр юллар романтикасы, кырыс тормыш реализмы.
-
Бабайлар әйткән : “Бүген яңгыр яуса, игеннәр мул уңыш бирер”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ