Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьлэр көне Телэнче-Тамакта

Яшьлек — кеше гомеренең кабатланмый торган гүзәл һәм шул ук вакытта иң җаваплы бер чоры. Бер яктан яшьлекне сандугачлы бакчалары, ал таңнары белән җиңел бәхет үзенә тартып, кызыктырып тора. Ә икенче яктан — авыр юллар романтикасы, кырыс тормыш реализмы.

29 июнь көнне Теләнче-Тамакта Яшьләр көне узды. Бу бәйрәмне бергәләп үткәрергә ут күршеләребез: Мусабай-Завод, Ташкичү, Иске Дөреш, Яна-Бүләк авыллары мәдәният хезмәткәрләре килде. Алар Шүрәле, Чипполино, Әтәч, клоуннар, чегән кызы образларында бәйрәмгә килүче халыкны каршы алып, биеп, күңел ачып йөрделәр.

Иң элек авыл җирлекләре башлыклары Р. Нәҗметдинов, Р. Дусадбеков яшьләрне бәйрәм белән котладылар. Аннан төрле мәйданчыкларда бәйрәм чаралары башланды. Теләнче-Тамак авылы мәдәният хезмәткәрләре яңа ысуллар кулланып, рәсем ясау, озын толымлы кызларга чәч үрү мастер-класслары күрсәттеләр.

Теләнче-Тамак, Мусабай-Завод, Иске Дөреш, Яңа-Бүләк авыллары китапханәчеләре заман таләпләренә туры китереп әзерләгән БибZona мәйданчыгында Библио-Квест «PROчтение» интерактив уены, «Волонтёры – это МЫ!» аралашу аланы, «Библио-Квилт» сәламәт яшәү рәвеше буенча фикерләр туплау почмагы яшьләрдә, тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Бу мәйданчыкка параллель рәвештә яшьләр волейболы башланды. Алар кич буе кызу ярыш алып барды. Аларның хөкемдары Сәетнур Шәймарданов гадел, шул ук вакытта шаян киңәшләре белән уенны кызыклы итте.

Ә инде төп мәйдан уртасында яшьләр күңелле уеннар казанында кайнады. Күрше авыллардан килгән яшьләрнең зирәклеген, тапкырлыгын, көчлелеген Райлә Закирова һәм Рамил Закиров төрле биремнәрдә сынап карадылар. Аларны күз бәйләп парларын да эзләттеләр, логик яктан да сынадылар, армрестлингта, аркан тартышуда да иң-иңнәрне билгеләделәр.

Болар барысы да җыр-биюләр белән үрелеп барды. Назир Гимазетдинов заманча көйләргә кушылып, курайда уйнады, Сөмбел Зарипова, Ләйсән Галиева, Гөлфия Авзалова, Рамилә Сагдеева, Файсал Калимуллин дәртле җырлары белән тамашачылар күңелен күрделәр.

Кич буена балалар өчен зур, төсле батут эшләп, үзенә нәниләрне җәлеп итеп торды.

Бәйрәм чаралары дискотека белән тәмамланды.

Бу бәйрәмне оештыруда, үткәрүдә өлеш керткән, искиткеч мизгелләр бүләк иткән өчен хезмәттәшләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Яшьләр көне һәммәбезнең күңелендә матур, онытылмас кичерешләр белән сакланыр дип өметләнеп калабыз.

Яшьлек өчен унсигездә
Булу шарт түгел,
Тик көрәш ялкыны белән
Янсын саф күңел.

 

Теләнче-Тамактан Рамилә Сагдеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев