Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район сулыкларының чисталыгын тикшерәләр

Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко хәбәр иткәнчә, районда санитар-эпидемиологик хәл тыныч, авыруларның кискен артуы күзәтелми. Узган атнада талпан кадалу очраклары белән мөрәҗәгать итүче булмаган.

Ике тукайлыны йорт мәчесе тешләгән. Алар Бәтке һәм Мусабай Завод авылларыннан. Икесенә дә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.
Бу атнада Роспотребнадзор белгечләре район сулыкларын тикшерәчәк. Махсус санкцияләнгән су керү урыннары булмаса да, кызу көннәрдә халык барыбер су керергә йөри. Тукайлылар еш килә торган дүрт урындагы суны микробиологик яктан тикшерәчәкләр, аерым алганда, холера чиренә анализ ясаячаклар. Бу урыннар – Бәтке авылында Чулман елгасы, Иске Җирекле авылында Мәләкәс елгасы, Кече Шилнә авылында Шилнә елгасы һәм Новотроицкое авылында Чаллы елгасы.
Роспотребнадзор белгечләре тукайлыларны «Су керергә ярамый» дигән аншлаг куелган урыннарда су кермәскә, үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы Иске Җирекле Бәтке Кече Шилнә Мусабай Завод Новотроицкое