Өч авыл җирлегенә берешәр миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелә
Республика бюджеты хисабына районда һәр елны өчәр авыл җирлегенә грант бүлеп бирелә. Узган ел бу акчаларны Теләнче Тамак, Калмия һәм Сәет авыллары алган. Быел Боерган, Суровка һәм Иске Дөреш авылларында ремонт эшләре үткәреләчәк.
Боерган авылында халык сусызлыктан интегә. Биредә су скважинасын ясау күздә тотыла. Новотроицкое авыл җирлегенә караган Суровка авылында исә су башнясы урнаштырылачак. Ә Иске Дөрештә янгын сүндерү депосы төзү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев