5 апрель 2019 яңалыклары
-
Электрүткәргечнең төзексезлеге гаепле
3 апрель көнне иртәнге сәгать 5тә янгын сүндерү хезмәтенә «Дизелист» бакчачылык ширкәтеннән шалтырату килә. Биредә йорт һәм сарай януы турында хәбәр итәләр. Сүндерүчеләр килгәндә ихатада торган «Газель» автомобиленә дә ут капкан була.
-
«Якты юл»дан – якты яз!»
«Якты юл»дан – якты яз!» Редакция хезмәткәрләре апрель ае дәвамында авыл җирлекләрендә шулай дип исемләнгән очрашулар уздыра. Икенче яртыеллыкка газетага язылу башланганда без укучыларыбыз белән тагын бер очрашып, аларның теләк-тәкъдимнәрен тыңлап алырга телибез. Әлбәттә инде, мондый кичәләр авыл кешеләре өчен менә дигән ял программасы да булачак – безнең белән яшь артистлар да юлга кузгала. Беренче бәйрәмне Сәйдәшев исемендәге хужалык житәкчесе Марат Сафин чакыруы буенча Мерәс авылында уздырдык.
-
Автолавка – кече авылларга ярдәмгә
Кечкенә авылларда кибетләр булмау халык өчен бик кыен. Аларда авыл халкына бары тик күчмә сәүдәгә генә өметләнергә кала. Районда кибетсез авылларга кулланучылар кооперативы хезмәт күрсәтә. Бүген ул барысы 2500ләп кеше яши торган 14 кечкенә авылга көндәлек кирәкле товарлар алып килә. Һәр авылда бер сәгатькә якын сату итә.
-
Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады
Махсус стипендияне бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кешегә бирәчәкләр.
-
Укулар башланды
Сентябрь аенда узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында районда сайлау комиссияләре әгъзаларын укытулар башланды.
-
Минераль ашламага субсидия
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә минераль ашламалар сатып алуга дәүләт ярдәме бирү вакыты 1 майга кадәр озайтылды.
-
Модельле китапханәләр булдыру өчен Татарстанга 1 млн сум акча бирәчәкләр
Проектны гамәлгә ашыру өчен 38 төбәккә барысы 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
-
Хуҗалыклар минераль ашламалар алуны дәвам итә
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер оешмалары язгы чәчүгә әзерлек кысаларында минераль ашламалар алуны дәвам итә.
-
Иң яхшы эшләүче почтальонга – санаторийга юллама!
Билгеле булганча, 1 апрельдән 2019 елның икенче яртысына газетага язылу башланды. Басманың чәршәмбе-җомга саннарына язылу бәясе 699, җомга санына гына язылу бәясе 618 сумны тәшкил итә.