Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автолавка – кече авылларга ярдәмгә

Кечкенә авылларда кибетләр булмау халык өчен бик кыен. Аларда авыл халкына бары тик күчмә сәүдәгә генә өметләнергә кала. Районда кибетсез авылларга кулланучылар кооперативы хезмәт күрсәтә. Бүген ул барысы 2500ләп кеше яши торган 14 кечкенә авылга көндәлек кирәкле товарлар алып килә. Һәр авылда бер сәгатькә якын сату итә.

Иң мөһим товар – көнкүрештә беренче чиратта кирәкле продуктлар. Болар – ипи, шикәр, тоз, он, ярмалар. Катырылган ит, сөт продукцияләре, камыр эшләнмәләре, консервлар, ярымфабрикатлар, яшелчәләр, хуҗалык кирәк-яраклары да бар. Тәм-томнар да җитәрлек: әйтик, прәннек-конфетлар, җиләк-җимеш кайнатмалары, колбасалар, тозлы сельд балыгы. Шулай ук гигиена кирәк-яраклары, кием-салым да бар.
– Кечкенә авылларга хезмәт күрсәтү – безнең бурыч. Аеруча Күперле, Шөкрәле, Калиновка, Аулаш, Казаклар авылларында яшәүчеләр көтеп тора безне. Ассортимент киң. Товарны республика житештерүчеләреннән алабыз. Бәяләрне дә бик күтәрмәскә тырышабыз. Ипигә күп еллар бер бәя тора – 25 сум, – ди кулланучылар кооперативы җитәкчесе Елена Дунаева. 
Күптән түгел Казаклар авылында бердәнбер кибет ябылды. Шуңа күрә автолавкага берничә минут эчендә бик күп халык җыела. Авыл кешесе бу графикка күнеккән инде. Сатып алучылар товарны да күпләп ала. «Моңа кадәр продукция артыннан күрше Теләнче Тамак авылы кибетенә җәяү йөрдек. Шәһәргә бер барганда 5 мең сумлык ашамлык җыйган чаклар да бар иде. Ә хәзер яныбызга килеп сатучы булганда бик җиңел», – ди Роза Абдуллина.
Машиналы кешегә кирәк-яракка барып кайту кыенлык тудырмый анысы, тик ул һәркемдә дә юк. Аннан, кечкенә авылларның күбесендә ялгыз әби-бабайлар яши. Таулык авылында яшәүче Зәйнәп һәм Азатнур Ишморатовлар да автолавканы көтеп ала. «Авылда кибет күптәннән ябык. Бирегә автолавка чәршәмбе һәм җомга көнне килә. Бернәрсәгә дә тилмергәнебез юк. Теге яки бу әйбер булмаса, заказ бирәбез. Бәяләр дә кыйммәт түгел», – диләр алар.
Азат әфәнденең күршесе Флүрә Гыйниятуллина да авылга кибет килүен уңай бәяли. «Авылда ипи-тоз, шырпы, порошок – һәммәсе кирәк. Сату килгәндә йортлар буенча дәшеп йөрибез, телефон аша да хәбәр итәбез», – ди ул.
Автокибет киләчәктә дә эшен дәвам итәчәк. Һәр авылга атнага ике мәртәбә чыгачак. Ул авыл кешесен ел әйләнәсендә азык-төлек белән тәэмин итәчәк.

Фото Елена Дунаевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев