5 апрель 2018 яңалыклары
-
Калмия авылы яшүсмерләре наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр
Шушы көннәрдә Калмия авылының китапханәсендә «Өмет» балалар клубы белән берлектә наркоманиягә һәм наркотик матдәләрне законсыз куллануга каршы көрәш темасына зур күргәзмә оештырылды. Чараның дискуссия рәвешендә узган беренче өлешендә яшүсмерләр наркотиклар, аларның төрләре, китергән аянычлы нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, бер-берсе белән фикер алыштылар. Шулай ук балалар «Бәхәсле караш» һәм «Мин каршы» уеннарында,...
-
Чаллыда эт өерләре күбәйгән
Аларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә хуҗалары тарафыннан калдырылган хайваннар. Чаллыда сукбай этләр күбәеп киткән. Аларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә хуҗалары тарафыннан калдырылган хайваннар, дип яза җирле басма. Яз көне ризык эзләп этләр шәһәргә киләләр. Гадәттә сукбай этләр бик усал булалар. Шушы көннәрдә автокаланың Зяб бистәсендә дә 7 хайваннан торган этләр төркеме халыкны...
-
Мунча, гараж өчен салымны беспилотник ярдәмендә билгеләргә җыеналар
"Мунча һәм гараж - зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк", - ди адвокат. Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда Федераль салым хезмәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә. Бу очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект...
-
Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган
Кар кисәге балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш. Пермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Әлеге гадәттән тыш хәл 3 апрельдә шәһәрнең Киров районында булган. Сабый яткан коляскага йорт түбәсеннән зур кар кисәге төшкән. Нәтиҗәдә, нарасыйның...
-
Төмәндә төнлә зур кибет бинасы янып беткән
Янгын башланып бер сәгать үткәннән соң, кибетнең түбәсе җимерелеп төшкән. Социаль челтәрләрдә Төмән гипермаркетындагы төнге янгынның видеосы чыкты. Кремль урамында урнашкан Rich Family кибетенең бер катлы бинасы янып беткән. Төн уртасында Кремль урамында урнашкан Rich Family кибетенең бер катлы бинасында янгын чыккан. Ялкын мизгел эчендә бинаны камап алган. Янгын башланып...
-
Районда кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 145 очрагы теркәлгән
Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 145 очрагы теркәлгән. Шуларның 97 очрагы 17 яшькә кадәр булган балаларга туры килә. Башка атналар белән чагыштырганда авырулар очрагы 14,1 процентка күбрәк. Яр Чаллы шәһәре, Тукай районындагы ТР Роспотребнадзор идарәсенең баш белгече Рәйханә Марченко хәбәр итүенчә, атна дәвамында Тукай районында...
-
Хезмәт хакын конвертта бирсәләр, «Халык контроле» сервисына мөрәҗәгать итәргә була
«Соры» хезмәт хакына эшләү яки рәсми булмаган мәшгульлек белән шөгыльләнү хезмәт турындагы законда каралган күп төрле социаль гарантияләрнең, стажның һәм эш хакының билгеләнгән күләмен, шул исәптән өстәмә түләүләрне, премияләрне, пособиеләрне һәм, ниһаять, пенсияне югалтуга китерергә мөмкин, дип кисәтә тукайлыларны район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк. Хезмәтнең мондый тәртибеннән риза булмаучылар,...