Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мунча, гараж өчен салымны беспилотник ярдәмендә билгеләргә җыеналар

"Мунча һәм гараж - зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк", - ди адвокат. Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда Федераль салым хезмәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә. Бу очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект...

"Мунча һәм гараж - зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк", - ди адвокат.

Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда Федераль салым хезмәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә.

Бу очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект хуҗалары белми калачак. Бакча йортларын кадастр хисабына куйганда да аэрофотосъемка кулланылачак. Быел мондый эшләр 12 төбәктә, шул исәптән Башкортстан, Камчатка, Пермь, Хабаровск өлкәләрендә башкарылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кадастр эшләре кар эреп беткәч башлана.

"Мунча һәм гараж - зур булмаган, ләкин барыбер милек булып исәпләнә. Алар өчен дә салым түләргә кирәк. Аэрофотосъемка вакытында капиталь булмаган корылмалар да хисапка керергә мөмкин. Шуңа күрә хуҗалар бу объектлар турында үзләре гариза бирергә тиеш булачак", - дигән "дача амнистиясе" буенча адвокат Леонид Ольшанский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев