Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда эт өерләре күбәйгән

Аларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә хуҗалары тарафыннан калдырылган хайваннар. Чаллыда сукбай этләр күбәеп киткән. Аларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә хуҗалары тарафыннан калдырылган хайваннар, дип яза җирле басма. Яз көне ризык эзләп этләр шәһәргә киләләр. Гадәттә сукбай этләр бик усал булалар. Шушы көннәрдә автокаланың Зяб бистәсендә дә 7 хайваннан торган этләр төркеме халыкны...

Аларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә хуҗалары тарафыннан калдырылган хайваннар.

Чаллыда сукбай этләр күбәеп киткән. Аларның күбесе бакчачылык ширкәтләрендә хуҗалары тарафыннан калдырылган хайваннар, дип яза җирле басма.

Яз көне ризык эзләп этләр шәһәргә киләләр. Гадәттә сукбай этләр бик усал булалар. Шушы көннәрдә автокаланың Зяб бистәсендә дә 7 хайваннан торган этләр төркеме халыкны куркуга салды. Алар беркөнне иртән шәһәрнең «Светлячок» исемле балалар бакчасына кергәннәр, әле ата-аналар балаларны алып килмәгән булганнар. Тәрбияче этләрне куарга тотынган, хайваннар явызланып аңа ташланганнар һәм курткасын өзгәләп бетергәннәр.

Бу хакта тиз арада Чаллының Комсомол районы администрациясенә хәбәр бирәләр. Алар кушуы буенча сукбай хайваннарны тоту буенча махсус "Горкоммунхоз" оешмасы килеп этләрне аулаган.

Чаллы халкы шундый эт өерләренең шәһәрнең БСИ бистәсендә һәм сәнәгать зонасында да йөрүләре хакында хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев