Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 145 очрагы теркәлгән

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 145 очрагы теркәлгән. Шуларның 97 очрагы 17 яшькә кадәр булган балаларга туры килә. Башка атналар белән чагыштырганда авырулар очрагы 14,1 процентка күбрәк. Яр Чаллы шәһәре, Тукай районындагы ТР Роспотребнадзор идарәсенең баш белгече Рәйханә Марченко хәбәр итүенчә, атна дәвамында Тукай районында...

Үткән атнада Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыруның 145 очрагы теркәлгән. Шуларның 97 очрагы 17 яшькә кадәр булган балаларга туры килә. Башка атналар белән чагыштырганда авырулар очрагы 14,1 процентка күбрәк. Яр Чаллы шәһәре, Тукай районындагы ТР Роспотребнадзор идарәсенең баш белгече Рәйханә Марченко хәбәр итүенчә, атна дәвамында Тукай районында кискен эчәк инфекциясен Кама поселогында яшәүче бер өлкән кеше, «Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче бер бала йоктырган.

Грипп авыруы булу шиге белән Сосновый Бор поселогына Ижау шәһәреннән кунакка дип килгән бер бала Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.

Комсомолец поселогында яшәүче бер өлкән яшьтәге кешене эт тешләгән. Зыян күрүчегә тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев