4 октябрь 2022 яңалыклары
-
Хөрмәтле өлкәннәребез- бабайларыбыз, әбиләребез!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр - игелеклелек көне белән чын күңелдән котлыйм. Сез - чорлар һәм буыннар арасындагы тере элемтә. Тәҗрибәгез, акыл һәм сабырлыгыбыз, сездәге тирән җаваплылык хисе, районның җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз яшьләр өчен матур үрнәк булып тора. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз уңышына сөенеп, аларның игътибарын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерергә язсын сезгә. Көннәрегез имин, якты булсын, йортыгызда шатлык тулып торсын.
-
Әлфия Когогина: мобилизацияләнгән гражданнарга кредит каникуллары биреләчәк
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта хәрби хезмәткә чакырылганчы кредит алган гражданнарны өлешчә мобилизацияләү кысаларында кредит каникуллары рәсмиләштерү мөмкинлеген бирүче закон кабул итте. Бу хокук шулай ук гаилә әгъзалары, шул исәптән ир белән хатын, һәм алар белән бәйләнгән кешеләр алачак.
-
Әдипнең юбилей кичәсе
Якташыбыз, Тукай районы Иштирәк авылында туып-үскән язучы Рафис Сәлимҗанов үзенең 70 яшьлек юилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә «Елан мөгезе» (1984), «Күкеле сәгать» (1986), «Великий язык тюрков» (2017) китаплары һәм башка күп санлы юмористик хикәяләр, публицистик мәкаләләр, сатирик повестьлар авторы, язучы, драматург, философ, җәмәгать эшлеклесенең иҗат кичәсе- шигърият, сатира-юмор, җыр һәм иҗат бәйрәме узды.
-
Бер кем дә онтытылмады
Тукай муниципаль районының Яңа поселогында әфганчы Сабиров Айрат Марсель улына стелла- һәйкәл ачылуга багышланган тантаналы чара узды. Әлеге игелекле гамәлнең инициаторы аның полкташы, якташыбыз Фәрит Галәветдинов.
-
Кайгыртучанлык белән
Иштирәк авыл җирлегендә 308 пенсионер исәпләнә.
-
Өлкәннәргә хөрмәт белән
Новотроицк мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды. Бәйрәм кунакларны авыл җирлеге башлыгы Дамира Махаматнур кызы, балалар вокаль һәм бию коллективлары, балалар тематик шигырьләр укыдылар. Бәйрәм кунаклары да үзләрен күрсәттеләр, Асия апа үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, Әлфия апа җырлар башкарды.