4 июль 2019 яңалыклары
-
Чиркәүдән төзелеш баскычларын урлаганнар
«Татарстан» совхозы поселогында төзекләндерелеп килүче «Изге Николай» чиркәвеннән төзелештә кулланыла торган баскычлар урлаганнар.
-
Яфраказык та әзерләдек, ял да иттек
Шушы көннәрдә Калмия авыл җирлегенең мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, социаль хезмәткәрләре җирлек башлыгы Равил Гарипов җитәкчелегендә «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына яфраказык әзерләшергә барды. Өстән сибәләп торган яңгыр да туктатмады безне – кулларга кечкенә кискечләр тотып якындагы урманга юл тоттык.
-
Бурычлыларны йортлар буйлап барлаячаклар
Бүген тукайлыларның салым буенча бурычлары (недоимка) 55 миллион сум тәшкил итә. Бу турыда атналык киңәшмәдә район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева әйтеп үтте. Физик затларның транспорт салымы буенча 20,5 млн сум, җир салымы буенча 8,9 млн сум бурычы бар. Билгеләп үтәргә кирәк, соңгысы тулысы белән авыл җирлеге бюджетында калырга тиешле акча. 4,4 миллион сумы – физик затларның милек салымы буенча бурычлары.
-
Дәрәҗәле бүләк
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның баш хисапчысы Илсур Сафинга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
-
Үзмәшгульлеген булдырган Татарстан кешесе биржа мәйданчыгында килешү төзегән
Бүгенгә республикада 17 мең үзмәшгуль граждан теркәлгән.
-
Чираттагы җиңү
Райондашыбыз Илназ Рамазанов Башкортстан Республикасының Уфа шәhәрендә узган Россия чемпионатында катнашты.
-
Бабайлар әйткән : “Саф һава-тәнгә дәва"
Һава торышы.