4 апрель 2018 яңалыклары
-
Бабайлар әйткән : “Кошлар җылы яктан күмәкләшеп кайтса, яз яхшы булыр”,- дигәннәр.
Бүген 5нче апрель районыбызда көндез +3 җылы, төнлә 0 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 752мм тәшкил итәчәк. Җил төньяктан секундына 3-5м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 4:52 минутта, кояш бата 18:12 минутта. Бабайлар әйткән : "Кошлар җылы яктан күмәкләшеп кайтса, яз яхшы...
-
Дамир Исхаков татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булырга тиешлеген әйтте
Әгәр авыллар тарихын яза башласак, институтларның координациясе кирәк", - дип белдерде гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары. Татар авыллары тарихы буенча дәүләт программасы булырга тиеш. "Туган җир" журналы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков шулай дип саный. Бу...
-
Австралиядә Сабан туен бәйрәм итәчәкләр
Бәйрәмне оештыручылар традицион бәйгеләр һәм тәм-томнар әзерләгән. Аделаидада (Австралия) 15 апрельдә Сабан туе була. Бу хакта Австралиянең SBS телеканалы хәбәр итә. Бәйрәмне оештыручылар традицион бәйгеләр һәм тәм-томнар әзерләгән. Бәйрәмдә капчык белән сугышу, аркан тарту булачак, өстәлләр милли ризыклар белән бизәләчәк. Сабан туена Австралия татарлары диаспорасы вәкилләре теләге булган һәркемне чакыра....
-
Тарихчылар китап палатасында район газеталары белән танышып булмавын әйтте
"Анда берәүне дә кертмиләр, бу - ябык зона", - диде тарихчы Фәйзелхак Ислаев. Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев Татарстан Дәүләт китап палатасы эшчәнлегеннән канәгать түгел. Бу хактагы фикерен ул бүген Казанда II Бөтендөнья татар авылларын һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында уза торган методик семинарда әйтте. "Элек китап палатасы бар...
-
"Яңа гасыр" каналында татар авылларына багышланган махсус тапшыру булачак
Данил Гыйниятов эшче атамасы "Авылым тарихы" булган тапшыру быел эфирга чыгачак дип белдерде. Быел ТНВ -"Яңа гасыр" каналында татар авыллары турында махсус тапшыру чыга башлаячак. Бу хакта бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенының пленар утырышында "Яңа гасыр" телеканалы генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов хәбәр итте....
-
Р.Миңнеханов: Гражданнар иминлеген тәэмин итү - дәүләт органнарының төп бурычларының берсе
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнар иминлеген тәэмин итү - дәүләт органнарының төп бурычларының берсе дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә...
-
Р.Миңнеханов: Су объектларында халык ял итү өчен шартлар тудырырга кирәк
Соңгы ун ел эчендә Татарстанда суга батып үлүчеләр саны 2,7 мәртәбәгә кимегән. Бүген Рөстәм Миңнеханов су объектларында гражданнарның ялы өчен шартлар тудырырга һәм иминлеген тәэмин итәргә кирәк, дип белдерде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы...
-
“Латвиянең чын хуҗабикәләре” телевизион проектында милләттәшебез Фаимә Турлая җиңгән
Җиңүчегә бүләккә 1000 евро акча бирелгән. Рига шәһәрендә үткәрелгән "Латвиянең чын хуҗабикәләре" исемле телевизион проектның җиңүчесе билгеле. Милләттәшебез Фаимә Турлаяга тиңнәр табылмаган. Бу хакта Латвиянең "Идел" татар җәмгыяте вәкиле Ләйсән Билал хәбәр итә. "Латвиянең чын хуҗабикәләре" телевизион тапшыруында татар, рус, поляк, белорус, лив (Латвия халкы), Литва ханымнары катнашкан. Бу проектта...
-
Иваново татарлары "Аулак өй"гә чакыра
Чарада яшьләр генә түгел, әбиләр дә катнашачак. 7 апрель көнне Иваново татарлары "Аулак өй"гә чакыра. Чара Иваново милләтләр йортында узачак. Бу хакта Иваново өлкәсенең "Нур" татар яшьләре берлеге хәбәр итә. "Кичәбез җыр-бию һәм такмаклардан тора. Башка аулак өйләрдән аермалы буларак, монда яшьләр генә түгел, әбиләребез дә катнашачак", - диелә хәбәрдә....
-
Бу кабат бастырып чыгару түгел, бу китап өр-яңа форматта чыгачак – Айсылу Галиева
Татарстан китап нәшрияты тарафыннан "Секреты татарской кухни" рецептлар китабы май аенда дөнья күрәчәк. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан "Секреты татарской кухни" рецептлар китабы май аенда дөнья күрәчәк. Нәшриятның балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева "Татар-информ" хәбәрчесенә әйткәнчә, бу китап кабат бастырып чыгару түгел, ул өр-яңа форматта чыгачак. Айсылу Галиева сүзләренчә, китап 49...
-
Аның сабырлыгына, тыйнаклыгына әле хәзер дә таң калырлык
Март аеның җылы, кояшлы бер көнендә Борды авыл җирлегендә гомер итүче Анастасия Павловна Маслова үзенең гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Карлар эри башлавын күздә тотып, тукайлыларга карларны чистарту кирәклеген искәртәләр
Көтеп алынган яз, ниһаять, килеп җитте. Көннең җылытуы күпфатирлы торак йортларның, мәдәният, мәгариф һәм башка бюджет оешма биналарының түбәләрендә кыш буе җыелган карны чистарту мәсьәләсен тудыра. Бу эшне вакытында башкармасаң, кар түбәдән шуып төшеп, афәткә китерергә мөмкин. Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева әйтүенчә, түбәләрне чистарту буенча балалар бакчасы,...
-
«Моңлы тамчы» дип исемләнгән балалар фольклор фестивалендә катнаштылар
30 март көнне Буа районында VI республикакүләм балалар фольклор коллективларының «Моңлы тамчы» - «Звонкая капель» дип исемләнгән фестивале үтте. Безнең район данын әлеге мәртәбәле бәйгедә Кнәз авылының мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Задоринки» (җитәкчеләре Тамара Тузеева) һәм Күзкәй авылы мәдәният йорты каршында иҗат итүче «Тамчы» (җитәкчеләре Гөлфия Әхмәтҗанова) фольклор коллективлары...
-
«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында кәбестә утырта башладылар
«Әзер продукциягә җиткереп, сатуга чыгарганчы кәбестә ким дигәндә егерме тапкыр кулдан үтә», - ди «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесенең яшелчәчелек цехы башлыгы Илдус Газизов. Бүген яшелчә үстерүчеләр шушы егерме баскычның беренчесендә - цех хезмәткәрләре орлыкларны торфлы тартмачыкларга утырту белән мәшгульләр.
-
Билгеләнү
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район җитәкчелегенә эш урынына килгән яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Калмия авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Равил Әхәт улы Гарипов билгеләнде. Ул озак еллар дәвамында Тукай, Мөслим районнарында һәм Яр Чаллы шәһәренең Электротехниклар районында Эчке эшләр бүлекләрендә эшләгән, «Камгэсэнергострой» оешмасында икътисад иминлеген саклау бүлегендә...