Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Аның сабырлыгына, тыйнаклыгына әле хәзер дә таң калырлык

Март аеның җылы, кояшлы бер көнендә Борды авыл җирлегендә гомер итүче Анастасия Павловна Маслова үзенең гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Настя апам тормыш юлында ялгыз кала. Ә бит алар тулы гаиләдә 5 малай, 2 кыз үсәләр. Әмма ул бик иртә Бөек Ватан сугышында ике абыйсын югалтырга өлгерә. Аннан соң әнисен, әтисен, берәм-берәм абый-апаларын, энесен җирли. Аның үзенә гаиләле булып озак яшәргә дә язмый: ирен һәм ике кечкенә кызларын җир куенына сала. Апага бу авырлыкларны җиңәргә яраткан эше, якын туганнары булыша. Ул төп йортта яшәп, һәр туганын ачык йөзе, тәмле ашы белән каршы алып, озатып кала. Аның сабырлыгына, тыйнаклыгына, тырышлыгына таң калырлык. Шуңа күрә ул безгә - туганнарының балаларына яраткан апа, оныкларга ягымлы әби. Ә авыл кешеләре аңа бары тик «Безнең Настя апа» дип кенә эндәшә. Чөнки ул гомер буе авыл кешесенең сәламәтлеген саклау өлкәсендә фельдшерларга ярдәм итеп эшли. «Арба-арба утын кисеп, аны ярып, мичкә ягып җылыткан чакларны искә алсаң, хәзерге ФАПта эшләүләр бик җиңел. Әмма гомерләр узган, күп бияләйләр тузган», - дип искә ала ул үзенең эшләгән чакларын.

Апа һич тә көрсенеп әйтми бу сүзләрне, чөнки чоры шулай иде, ди. Ул бары тик киләчәк буынның тыныч, матур, бәхетле тормышта яшәвен тели.

Юк, бүген Настя апабыз ялгыз түгел, туганнары тәрбиясендә яши. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аның тирәсендә оныклар гына түгел, инде оныкчыклар да «әби» дип кайнаша.

Реклама

Настя апаның гомер бәйрәменә Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова һәм район вәкилләре дә килгәннәр иде. Без аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез һәм эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, хәерле озын гомерләр телибез.

Валентина Мәүләвиева.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X