Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Моңлы тамчы» дип исемләнгән балалар фольклор фестивалендә катнаштылар

30 март көнне Буа районында VI республикакүләм балалар фольклор коллективларының «Моңлы тамчы» - «Звонкая капель» дип исемләнгән фестивале үтте. Безнең район данын әлеге мәртәбәле бәйгедә Кнәз авылының мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Задоринки» (җитәкчеләре Тамара Тузеева) һәм Күзкәй авылы мәдәният йорты каршында иҗат итүче «Тамчы» (җитәкчеләре Гөлфия Әхмәтҗанова) фольклор коллективлары...

30 март көнне Буа районында VI республикакүләм балалар фольклор коллективларының «Моңлы тамчы» - «Звонкая капель» дип исемләнгән фестивале үтте. Безнең район данын әлеге мәртәбәле бәйгедә Кнәз авылының мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Задоринки» (җитәкчеләре Тамара Тузеева) һәм Күзкәй авылы мәдәният йорты каршында иҗат итүче «Тамчы» (җитәкчеләре Гөлфия Әхмәтҗанова) фольклор коллективлары яклап чыктылар. Барлык катнашучыларга да лауреат дипломнары, махсус букчалар, Буа шәһәре символикасы төшерелгән магнитлар бүләк ителде. Моннан тыш балалар өчен экскурсияләр оештырылды. Яшүсмерләр Буа шәһәренең күренекле урыннары: рәссам Бакый Урманче иҗаты һәм шәһәр тарихы музейлары белән таныштылар, мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чарасын карадылар.

Фото Тамара Тузеева тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев