«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында кәбестә утырта башладылар
«Әзер продукциягә җиткереп, сатуга чыгарганчы кәбестә ким дигәндә егерме тапкыр кулдан үтә», - ди «Чаллы яшелчәсе+» предприятиесенең яшелчәчелек цехы башлыгы Илдус Газизов. Бүген яшелчә үстерүчеләр шушы егерме баскычның беренчесендә - цех хезмәткәрләре орлыкларны торфлы тартмачыкларга утырту белән мәшгульләр.
Кәбестә орлыкларын салу өчен торфны Псков шәһәреннән махсус рәвештә кайтарганнар. Орлыкны шушы торфка гына утырталар, туфрак кулланмыйлар. Тартмачыкларга салынган орлык складта ике атна тора, аннары гына кассетаны теплицага чыгарачаклар. Технология буенча, үсенте бары тик теплицага чыккач кына шытарга тиеш. Без барганда цехта 8-9 кеше эшли иде. Склад эче салкын, температураның ноль градустан югары булырга тиеш түгеллеген билгеләп үтә Илдус Газизов. «Мондый технология белән 20 еллап эшлибез инде. Сыналган алым. Тишелеш дә йөз процентны тәшкил итә. Торф составында орлык өчен кирәкле бөтен матдәләр дә бар», - ди ул.
Бер кассетага 144 төп орлык сыя. Утыртуга әле атна башында гына тотынганнар. Көнгә уртача 2 мең кассета тутырыла. Без барганда, сишәмбе көнгә, барысы 6 меңләп кассетага орлыклар салынып, складның бер ягына өеп куелган иде. Иртә өлгерә торган сортларны утырту тәмамланган, урта һәм соң өлгерүче сортлар калган иде. Хуҗалыкта кәбестәне һәр елны 50-60 гектарга утырталар, моның өчен барысы шушындый 15 мең кассета үсенте әзерләргә кирәк. Шулай итеп, бер гектарда 40 мең данә кәбестә үсәчәк.
«Орлыкны ел саен чит илдән кайтартабыз. Быел да Голландиядән сигез төрле сортка заказ биргән идек. Нигездә, моңа кадәр үстергән сортлар, арада яңалары, сыналмаганнары да бар. Кәбестә орлыгын сатып алу быел 2 млн 25 мең сумга төште, аннан якынча 4-5 млн сумлык уңыш чыгар дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтә предприятиенең директоры Ришат Хатыйпов. «Чаллы яшелчәсе+» нигездә Яр Чаллы кулланучылары белән эшли. Үстергән кәбестә шәһәрдәшләрнең табынында үз урынын таба тора. Кәбестә сату яңа сезонга кадәр дәвам итә. Әле бүген дә складта узган елдан калган 260 тоннадан артык кәбестә бар, ди җитәкче.
Әзер кассеталарны - кәбестәнең иртә сортларын атна-ун көннән теплицага күчерә башлаячаклар. Бүген биредә туфракны киптерү эшләре бара, эчтә җылылык 35-40 градуска җитә, махсус киптерү агрегатлары эшләп тора. Туфрак инде әзер диярлек. Кәбестә орлыклары баш төрткәннән соң теплицада айдан артык торачак, аннары май башларында басуга чыгару планлаштырыла. Күчереп утырту, араларын эшкәртү, корткычлардан саклау чаралары куллану, чүпләрен утау, кисеп, машиналарга төяү - әнә шулай итеп, ризык табынга килгәнче шактый тир түгәргә туры килә. Иртә сортлар, гадәттә, июльнең 10нарына өлгерә.
«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында шулай ук аш чөгендере, кишер утыртыла, бәрәңге үстерелә. Аш чөгендере белән кишер орлыгы да ел саен чит илдән кайтарыла. Беренчесе җитәрлек күләмдә тупланган инде, кишер орлыгы шушы көннәрдә Америкадан кайтырга тиеш. Бәрәңгене исә «Чаллы яшелчәсе+» үзе әзерли.
Яшелчә мәйданнары хуҗалыкта быел да, нигездә, шул ук калачак. «Кишәрлекләрне киметмибез, чөнки без Яр Чаллы шәһәрен яшелчә продукциясе белән тулысынча тәэмин итәргә бурычлы», - ди Ришат Хатыйпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев