Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Латвиянең чын хуҗабикәләре” телевизион проектында милләттәшебез Фаимә Турлая җиңгән

Җиңүчегә бүләккә 1000 евро акча бирелгән. Рига шәһәрендә үткәрелгән "Латвиянең чын хуҗабикәләре" исемле телевизион проектның җиңүчесе билгеле. Милләттәшебез Фаимә Турлаяга тиңнәр табылмаган. Бу хакта Латвиянең "Идел" татар җәмгыяте вәкиле Ләйсән Билал хәбәр итә. "Латвиянең чын хуҗабикәләре" телевизион тапшыруында татар, рус, поляк, белорус, лив (Латвия халкы), Литва ханымнары катнашкан. Бу проектта...

Җиңүчегә бүләккә 1000 евро акча бирелгән.

Рига шәһәрендә үткәрелгән "Латвиянең чын хуҗабикәләре" исемле телевизион проектның җиңүчесе билгеле. Милләттәшебез Фаимә Турлаяга тиңнәр табылмаган. Бу хакта Латвиянең "Идел" татар җәмгыяте вәкиле Ләйсән Билал хәбәр итә.

"Латвиянең чын хуҗабикәләре" телевизион тапшыруында татар, рус, поляк, белорус, лив (Латвия халкы), Литва ханымнары катнашкан. Бу проектта хуҗабикәләр бер-берсен кунакка чакырып, милли ризыклары белән сыйлаганнар. Алай гына түгел, үз милләтләре турында сөйләп, җыр-биюләре белән дә таныштырган.

Ләйсән Билал Фаимә Турлая турында тапшыруның 16 мартта күрсәтелгәнен әйтте. "Латвиядә яшәүче татарлар аның белән бик горурлана. Фаимә Турлая кунакларны үзенең Даугавпилс тирәсендә "Арендоле" утарында каршы алды, бавырсак, тәмле чәй белән сыйлады. Килгән кунаклар хуҗаларга бүләкләрен тапшырды. Ә Фаимә ханым аларга үз утарларының тарихы турында сөйләде. Алмаз дусты баянда уйнады, ә Алсу ханым татарча биеп күрсәтте. Фаимә ханымга кызы Алия Турлая дә бик булышты. Ул зур бүлмәдә түгәрәк табын әзерләде. Кунакларны токмачлы аш, тәмле өчпочмаклар белән сыйлады. Арпа, кишер белән мичтә пешкән бәрән итен кунакларга таратты. Ашамлыкны ул гранат орлыклары белән бизәде. Сөтле чәй янына баллы чәк-чәк һәм эремчек бәлеше куелды. Кунаклар тәм-томнарны бик ошатты. Борынгы патифон тәлинкәсенән агылган көйләр күңелләренә аеруча хуш килде", - дип билгеләп узды Ләйсән Билал.

Аның әйтүенчә, соңгы тапшыру 30 март көнне булган. Нәтиҗәдә, иң күп баллны Фаимә Турлая җыйган. Шулай итеп, бу проектта Фаимә ханым 515 балл белән җиңүче итеп билгеләнгән һәм 1000 евро белән бүләкләнгән. "Без Фаимә ханымны чын күңелдән котлыйбыз! Аңа исәнлек-саулык, эшендә уңышлар телибез!" - дип белдерә Ләйсән Билал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев