3 июль 2015 яңалыклары
-
«Балкыш» лагереның соңгы көнендә балалар эчтәлекле концерт куйды
Районыбызның Новотроицкое авылында 8 июньнән башлап 25енә кадәр «Балкыш» балалар лагере эшләде. Төрле авыл җирлекләреннән, шул исәптән Бәтке, Биклән, Мусабай-Завод, Мәләкәс, Теләнче Тамак, Сәмәкәй, Кнәз, Новотроицкое, Түбән Суыксу, Иске Абдул, Яңа Бүләк авылларыннан, Круглое Поле белән Комсомолец поселокларыннан килгән ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 60тан артык бала күңелле ял итте.
-
Комсомолец поселогында ярты гасыр элек төзелгән йортка беренче тапкыр капиталь ремонт ясала
Республикада күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча махсус программа эшли башлагач, район авылларындагы инде дистә еллар элек төзелгән, шуннан бирле бер мәртәбә дә ныклап ремонт күрмәгән иске биналар да бөтенләй яңа төскә керде. Комсомолец поселогының үзәгендә утыручы менә бу йорт та узган гасырның 60нчы елларында ук салынган булган. «Килеп кергәч...
-
Күңелле дә эштән соң ял итүләре!
Үткән атнада район авылларында Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Аның исеме Яшьләр көне дип аталса да, бәйрәмгә кечкенә балалардан алып, олы яшьтәге абый-апаларга хәтле килгәннәр. Әле алай гына да түгел, авылларда балык тотучылар бәйрәмен дә истә калырлык итеп үткәргәннәр. Безгә килгән хатлар әнә шул хакта сөйли.
-
Рамазан аенда җеннәр богаулап куела
Рамазан аенда җеннәр богауланып куела дигән сүзләрне еш ишетәбез. Изге айда җеннәр чыннан да бәйдәме? Кара көчләр, сихер белән эш итүчеләр бу айда үзләрен ничек хис итә? Гомумән, сихердән ничек сакланырга? Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирде. Җен суккан, күз тигән,...
-
Хуҗалыклар күпьеллык үләннең икенче уңышын алуга әзерләнә
2 июльгә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларда бер шартлы терлеккә 9,8 центнер азык берәмлеге күләмендә азык әзерләнгән. Бу - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге маллар өчен 8 мең 900 тонна печән, 29 мең тоннага якын сенаж хәстәрләп куелган дигән сүз. Терлек азыгы әзерләү буенча бүгенге көндә «Тимерхан»...