Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелле дә эштән соң ял итүләре!

Үткән атнада район авылларында Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Аның исеме Яшьләр көне дип аталса да, бәйрәмгә кечкенә балалардан алып, олы яшьтәге абый-апаларга хәтле килгәннәр. Әле алай гына да түгел, авылларда балык тотучылар бәйрәмен дә истә калырлык итеп үткәргәннәр. Безгә килгән хатлар әнә шул хакта сөйли.

Яшьләр көнен авылларда кичке уеннар рәвешендә үткәрделәр

- Теләнче Тамак авылының мәдәният йортында ТАССР оешуга 95 ел тулу уңаеннан очрашу узды. Сәетнур Шәймәрданов бу вакыйганың ничек барлыкка килүе, республикабыз өчен бик әһәмиятле булуы турында сөйләде, яшьләр биргән сорауларга җавап бирде. Балалар өчен кызыклы викторина да оештырылган иде. Ә кичке уеннарга авылыбыз халкын бизәлгән бәйрәм атына җиз кыңгырау чыңнары куелган гармунчылар уены чакырды. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов теләнчетамаклыларны бәйрәм белән котлады. Ветераннар ансамбле туган җиребезгә булган ярату хисләрен «Гүзәл җирем» җыры аша җиткерде. Җырдан соң бәйрәм аты гармунчылары белән мәйдан уртасына бүләкләр салынган сандыкны алып керде. Уеннарны авылның яшүсмерләр клубы җитәкчесе Рамил Закиров ачып җибәрде. Ир-атлар тизлеккә кадак кактылар. Алардан хатын-кызлар да калышмады. Быелгы бәйрәмнең яңа бәйгесе - бау белән мәйдан уртасына машина тартып керүгә алынган көчле затларыбызга халык гөрләтеп кул чапты.

Мәйданга шушы көнне армия сафларыннан әйләнеп кайткан егетебез Айрат Әхмәтов чыкты. Төньяк Диңгез флоты формасы белән бәйрәмгә килгән Айрат армия сафларына алынучы егетләргә уңышлар, әти-әниләренә сабырлык теләде. Шулай ук мәйданга 2015 елда өйләнешкән яшь парлар, яңа өй салып чыгучы гаиләләр чакырылды. Аларга да матур теләкләр әйтелде. Бәйрәмдә шулай ук урамнар командаларының бау тартышу уены да оештырылды. Әлеге бәйгедә Больница урамы егетләре җиңү яулады. Узган волейбол уенында да катнашырга теләүчеләр күп иде. Монда зона ярышларында җиңү яулаган - танылган кызлар командасы да катнашты. Шулай ук ир-атлар, хатын-кызлар арасында кул көрәше оештырылды. Ир-атлар бик теләп трактор покрышкасын әйләндерүдә катнаштылар. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр бирелде. Бәйрәм кызыклы бәйгеләр, уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Кичке уеннар искиткеч матур салют, дәртле дискотека белән тәмамланды, - дип язды безгә Теләнче Тамак авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рамилә Сәгъдиева.

- Калмия авылының мәдәният йорты каршында узган Яшьләр көне балалар биюләре, кызыклы да, мавыктыргыч та уеннар белән башланып китте. Җыелган халык бик теләп күз бәйләп әйбер кисү, чүлмәк вату, кыңгырау уены, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, кармак белән балык тоту, тасма урау, сулы таздан чумып балык тоту, чирәм өстендә чаңгы шуу кебек уеннарда катнашты. Авылыбызның моңлы сандугачлары - җырчылары Рафис Әхмәтнуров, Айзилә Фәрхетдинова, Альмира Гыйльфанова, Фәнзия Зәйнуллина, Илһам Әхмәтгәрәев, Мусабай-Заводтан Сөмбел Зарипова тамашачыларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәмгә күрше авыллардан да килгәннәр иде. Кунакка кайткан Роза апа, авылдашыбыз Нәҗибә апа Рамазан аена багышланган, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр. Кичке бәйрәмебезне мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Кардәшләр» фольклор ансамбленең җитәкчесе Чулпан Габидуллина матур итеп алып барды. Бер күрешү - үзе бер гомер, ди безнең халык. Авылдашлар бергәләшеп күңел ачты, рәхәтләнеп ял итте, - дип хәбәр итте Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

- Кнәз авылының мәдәният йорты каршында бәйрәм уңаеннан 4 команда арасында волейбол ярышлары үткәрелде. Уеннар бик киеренке үтте, җанатарлар үз командаларын яклап гөрләтеп кул чаптылар. Җиңүче командалар стаканнар җыелмасы һәм бейсболкалар белән бүләкләнде. Соңыннан исә авыл яшьләре мәдәният йортында рәхәтләнеп бильярд уйнадылар, кичке дискотекада биеделәр, - дип язды Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

P.S. Күбрәк фотоларны «Якты юл» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев