Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш» лагереның соңгы көнендә балалар эчтәлекле концерт куйды

Районыбызның Новотроицкое авылында 8 июньнән башлап 25енә кадәр «Балкыш» балалар лагере эшләде. Төрле авыл җирлекләреннән, шул исәптән Бәтке, Биклән, Мусабай-Завод, Мәләкәс, Теләнче Тамак, Сәмәкәй, Кнәз, Новотроицкое, Түбән Суыксу, Иске Абдул, Яңа Бүләк авылларыннан, Круглое Поле белән Комсомолец поселокларыннан килгән ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 60тан артык бала күңелле ял итте.

Лагерьның 18 көне дә мавыктыргыч чараларга, төрледән-төрле кызыклы бәйгеләргә бай булган. Әйтик, балалар әйдаманнары белән бергә «Посейдон көне»н, «Театр көн»нәрен үткәргәннәр, мастер-классларда актив катнашканнар, төрле темаларга багышланган әңгәмәләрдә, диспутларда фикер алышканнар, интеллектуаль бәйгеләрдә үзләрен күрсәткәннәр, моннан тыш, Свияжск шәһәренә, Иске Абдулда урнашкан «Гиндукуш» музеена экскурсиягә, «Дельфин» бассейнына ял итәргә барганнар. Лагерьның җитәкчесе Әлфия Шәйдуллина, әйдаманнар Гөлнара Закирова, Раушания Сәхәбетдинова, Айсылу Нәбиуллина, Рената Рамазанова, Анастасия Смердова, Алина Абдуллина, хореограф Нина Гатина, педагог-оештыручы Алена Мохото балаларның һәрбер көне истәлекле, чараларга бай булсын өчен бар тырышлыкларын куйганнар. Ә «Балкыш» лагереның ябылу тантанасында балалар смена барышында нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәткәннәр: җыр-биюләргә бай булган концерт программасы әзерләгәннәр. Лагерьда ял итү дәверендә балалар үзләренә дуслар таптылар, яшьтәшләре белән аралаштылар, бәйгеләрдә актив катнашып файдалы ял иттеләр, дип хәбәр иттеләр безгә район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр бүлегеннән.

P.S. Лагерьдан күбрәк фотоларны һәм видеоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар лагере Балкыш концерт