3 июнь 2020 яңалыклары
-
Кайсы җирлек чистарак?
Республика территория-сендә, шул исәптән Тукай районында, 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык узды. Аның кысаларында авыл җирлекләре алдына урамнарны гына түгел, зиратларны, юл буйларын, чишмә тирәләрен чүп-чардан арындыру бурычы куелган иде. Әйтергә кирәк, авылларда күп эш башкарылды, урамнар чистарып, урман полосалары, юл читләре чүптән арынып, инеш буйлары сафланып калды.
-
Бер көндә ике һәлакәт
Бәхетсезлек очраклары 31 май көнне теркәлә. Көндезге сәгать 1 тулганда Яр Чаллы – Нефтебаза юлында «ВАЗ-21140» автомобиле руле артына утырган 30 яшьлек ир-ат, каршы юнәлештәге полосаның чиста булуында инанмаган килеш, алдагы машинаны узарга чыга һәм «Киа Спортдедж» һәм «Ханда Фит» автомобильләре белән бәрелешә.
-
Сәләтле яшь тукайлыларны барладык
Балаларны яклау көне алдыннан гына «Якты юл» («Светлый путь») газетасы социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә «Сәләтле яшь тукайлы» дигән бәйге игълан итте. Теләге булган балалар Инстаграм yakti_ul һәм svetlyj_put, шулай ук ВКонтакте челтәрләрендә yakti_ul һәм svetliput үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең шарты буенча, җиңүчеләр чыгышларга куелган лайклар санына карап билгеләнде.
-
Балалар акча алды
Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Тукай районында 1 июнь көнне 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге 4200 бала унар мең сум түләүләрне алган.
-
Тапшырулар өзелеп тора
«Россия теле һәм радиотапшырулар челтәре»нең 2020 елга билгеләгән ремонт эшләре графигы нигезендә, Яр Чаллыдагы радиотелеүзәктә профилактика эшләре алып барыла.
-
Госпиталь эшли башлады
Тукай районы үзәк дәва-ханәсе 1 июньнән коронавируслы авырулар госпитале буларак эшли башлады. Бирегә уртача авыр хәлдәге пациентлар салына.