Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле яшь тукайлыларны барладык

Балаларны яклау көне алдыннан гына «Якты юл» («Светлый путь») газетасы социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә «Сәләтле яшь тукайлы» дигән бәйге игълан итте. Теләге булган балалар Инстаграм yakti_ul һәм svetlyj_put, шулай ук ВКонтакте челтәрләрендә yakti_ul һәм svetliput үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгенең шарты буенча, җиңүчеләр чыгышларга куелган лайклар санына карап билгеләнде. 

Җиңүчеләрнең исемнәрен газетабызның беренче битендә бастырырга вәгъдә иткән идек, алар белән таныштырабыз. Татар телендәге роликлар арасында иң күп лайкны Калмиядән Раил Шәйдуллин җыйды. Ул бәйгедә балалар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның «Солдат булдым» дигән шигырен укып катнашты. Рус телендәге видеоязмалардан иң күп лайк җыючы Круглое Поле бистәсеннән Анита Мироненкова булды. Роликларыннан күренгәнчә, Анита биюгә, җырга, нәфис сүзгә оста, төрле сәхнәләрдә чыгыш ясый, бәйгеләрдә дә катнаша. 
«Сәләтле яшь тукайлы» конкурсына роликларны беренчеләрдән булып Калмиядән Ләйсирә Сәхибҗанова җибәрде. Менә унбер яшьлек Айзилә Фәрхетдинова оста итеп физик күнегүләр ясый. Айзилә җыр-биюгә, гармунда уйнарга да маһир икән әле. Азалия Галимҗанова матур җырлый. Алты балалы ишле гаиләдә үсүче Ләйлә һәм Самира Шакировалар да һәркайсы үзенчә сәләтле. 
Круглое Поле бистәсеннән дә конкурска берничә видеоролик тәкъдим ителде. Биш яшьлек Ариана Хәертдинованың шигырьне артистларча сәнгатьле итеп укуы сокландыра. Анита Мироненкова, Зарина Хәертдинова һәм Ксения Бобкова башкаруындагы «Авыл мактанчыклары» дигән дәртле бию шулай ук мактауга лаек. 
Түбән Суыксудан Аделя Рәхмәтуллина белән Алсу Вадигуллина, мәсәлән, шигырьне табигать кочагында, агачлар арасына басып укыйлар. Мондый видеоязмаларда аларны әзерләүче һәм җибәрүче өлкәннәрнең фантазиясе чагыла. Аделя белән Алсуның чыгышларында да «Ак каен» балалар бакчасы тәрбиячеләренең тырышлыгы күренеп тора. 
Конкурска авыл мәдәният йортлары җитәкчеләренең битараф калмавы сөендерде. Мисалга, Иске Җирекледән Саида Зарипова белән Игнат Виссарионов башкарган «Шаян бию»не авыл мәдәният йорты мөдире Гөлназ Зарипова җибәрде. Яңа Бүләктән «Мизгел» инструменталь ансамбле мәдәният йортының үзенеке, ул ил күләмендәге бәйгеләргә чыгып бүләкләр ала. Дилбәр һәм Нәзир Гыймазетдиновлар районның билгеле мәдәният хезмәткәрләре. 
Әлеге бәйгедән күренгәнчә, районыбызда сәләтле балалар да, аларның сәләтләрен ачу, үстерү өчен шартлар да бар. Бүгенге заманда иҗат осталыгын халыкка чыгару, күрсәтү мөмкинлекләре дә күп. Интернет мөмкинлекләре яшьләрнең, балаларның тормышын җанландыра, тизләтә, мавыктыргыч итә. Бары аларның мавыгуларының дөрес юнәлештә булуы кирәк. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X