Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Госпиталь эшли башлады

Тукай районы үзәк дәва-ханәсе 1 июньнән коронавируслы авырулар госпитале буларак эшли башлады. Бирегә уртача авыр хәлдәге пациентлар салына.

Башка төрле авырулар, ярдәм кирәк булганда, Тукай районындагы фельдшер-акушерлык пунктларына, амбулаторияләргә, поликлиникага мөрәҗәгать итә алалар. Кичектергесез медицина ярдәмен алу өчен «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга киңәш ителә. 
Дәваханәнең сайтында госпитальдә эшләү өчен табиблар чакырып белдерү эленгән, аннан күренгәнчә, бирегә анестезиолог, инфекционист, терапевтлар, шәфкать туташы һәм санитаркалар кирәк. Хезмәткәрләрне тору урыны, туклану, саклану чаралары белән тәэмин итәчәкләр.
Билгеле булганча, моңа кадәр Чаллыда коронавируслы авыруларны 2нче шәһәр больницасында һәм ветераннар госпиталендә дәвалыйлар иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X