Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер көндә ике һәлакәт

Бәхетсезлек очраклары 31 май көнне теркәлә. Көндезге сәгать 1 тулганда Яр Чаллы – Нефтебаза юлында «ВАЗ-21140» автомобиле руле артына утырган 30 яшьлек ир-ат, каршы юнәлештәге полосаның чиста булуында инанмаган килеш, алдагы машинаны узарга чыга һәм «Киа Спортдедж» һәм «Ханда Фит» автомобильләре белән бәрелешә. 

Авариядә гаепле машинаның йөртүчесе соңгы ике елда 55 мәртәбә юл йөрү кагыйдәсен бозып, административ җәзага тартылган булган. Һәлакәттә «Ханда Фит» автомобилен йөртүче 49 яшьлек хатын-кыз күпләгән имгәнүләр ала. Аны ашыгыч ярдәм машинасы БСМПга алып китә. 
Икенче һәлакәт кичке сәгать 6 тулганда Яр Чаллы – Водозабор арасында теркәлә. Монда «Рено Логан» машинасының 37 яшьлек йөртүчесе гаепле. Тизлеген арттырган әлеге автомобиль «БМВ» белән бәрелешә. Машина йөртүчеләр икесе дә тән җәрәхәтләре ала. 

/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X