Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсы җирлек чистарак?

Республика территория-сендә, шул исәптән Тукай районында, 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык узды. Аның кысаларында авыл җирлекләре алдына урамнарны гына түгел, зиратларны, юл буйларын, чишмә тирәләрен чүп-чардан арындыру бурычы куелган иде. Әйтергә кирәк, авылларда күп эш башкарылды, урамнар чистарып, урман полосалары, юл читләре чүптән арынып, инеш буйлары сафланып калды. 

Район җитәкчелеге узган атнада санитар-экологик икеайлык барышында башкарылган эшләр белән танышты, авыл җирлекләрендә булып, уңышларны һәм җитешсезлекләрне барлады. Әлеге рейдлар вакытында авыл капкаларының (стела) ясалышына, һәйкәл һәм обелиск тирәләренең төзеклегенә дә игътибар ителде. 
Бу атнада, үрнәк авыл җирлекләрен билгеләү өчен, җитәкчеләр кабат авылларга чыктылар. Кичә һәм бүген район буенча ике юнәлештә йөреп, яхшы эшләүчеләрне ачыкладылар. Алга таба комиссия утырышында алдынгылар билгеләнәчәк. 
Районда икеайлык кысаларында матур эш үрнәкләре күрсәтүчеләрне бүләкләү традициясе бар. 2018 елда яхшы эшләгән биш авыл җирлеге бүләккә печән чапкычлар алды. Узган ел ун авыл җирлеге билгеләп үтелде, район Сабан туенда аларга бензопычкылар бирелде. Быел да биш авыл җирлеге бүләккә ия булачак.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев