2 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Инспекторлардан файдалы бүләк
Район ЮХИДИ инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре автомобильдә дөрес алып барылучы балаларга бүләкләр тапшырдылар. Акция 1 сентябрьдә – Белем көнендә үтте.
-
Мал табибы – изге хезмәт
Адәм балаларыннан тыш, терлекләр дә кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗ. Аларның сәламәтлеге мал табиблары кулында. Әлеге изге һөнәр ияләре шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан без Князево ветеринария участогы башлыгы Миннеҗәлил Әбделмәнов белән очраштык.
-
«Әдәби десант» сәфәрдә
Җәйге ялларда Чаллы шәһәренең бер төркем иҗат әһелләре: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Айрат Суфиянов, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Зифа Кадыйрова, Рушания Гыйләҗева, Роза Хәмидуллина, Ләйсән Шәйхетдинова «Әдәби десант» кысаларында Тукай районы буйлап сәфәр кылдылар.
-
Ватсааптагы тормыш, яки Су проблемасын кем хәл итәр?
Авыл халкы рәхәткә чыкты, чыбыксыз телефон аша аралаша хәзер. Сигез яшьлеге дә, сиксән яшьлеге дә кулына смартфон тотып утыра. Кайчандыр халык телендә «чыбыксыз телефон»нан бер-ике көн килгән хәбәр инде минуты, секунды белән килеп ирешә. Әле алай гына да түгел, кайсы гына авылга барма, биредә яшәүчеләр ватсаап төркемнәре ачып, проблемаларын хәл итәләр, авыл ялт иткәнче кемнең кайда ни эшләп йөргәнен белә. Гайбәте дә, әйбәте дә ватсаапта. Авылга гаишниклар килсә дә, көтүдән берәүнең сыеры качса да, кибеткә шәп товар кайтса да бөтенесе ап-ачык.
-
«Бу хәл безнең авылда булды»
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе, ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә «Бу хәл безнең авылда булды» дип исемләнгән кызыклы һәм гыйбрәтле язмаларга иҗади бәйге игълан итте.
-
Белем көне белән!
Мәктәпләрдә 1 сентябрь көнне көтеп алынган беренче кыңгырау чыңлады. Капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан Бәтке мәктәбендә кыңгырауны беренче сыйныфка баручы балалар белән бергә район башлыгы Фаил Камаев та чыңлатты.