Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватсааптагы тормыш, яки Су проблемасын кем хәл итәр?

Авыл халкы рәхәткә чыкты, чыбыксыз телефон аша аралаша хәзер. Сигез яшьлеге дә, сиксән яшьлеге дә кулына смартфон тотып утыра. Кайчандыр халык телендә «чыбыксыз телефон»нан бер-ике көн килгән хәбәр инде минуты, секунды белән килеп ирешә. Әле алай гына да түгел, кайсы гына авылга барма, биредә яшәүчеләр ватсаап төркемнәре ачып, проблемаларын хәл итәләр, авыл ялт иткәнче кемнең кайда ни эшләп йөргәнен белә. Гайбәте дә, әйбәте дә ватсаапта. Авылга гаишниклар килсә дә, көтүдән берәүнең сыеры качса да, кибеткә шәп товар кайтса да бөтенесе ап-ачык.

Шалкан авылында да (авылның исемен үзгәрттек) ватсаап төркеменә берләштеләр. Китте аралашу, китте гайбәт, китте гаепләүләр, китте талаш... Әмма беркем дә төркемнән чыгарга ашыкмый, эндәшми-нитми генә укып, тыңлап ятучы шпионнар да шактый. Чираттагы тема су проблемасы булды. Кызды Шалкан авылының ватсаап төркеме, югары очлар суга тилмерә, түбән очлар суны җибәрми.
– Сез анда су башнясы янында яшәгәч көне буе суны бакчагызга агызасыз, безгә килеп җитми, оят белегез.
– Нәрсә, безнең урам гаеплемени инде хәзер? Бөтен җирдә корылык, су начар аккач нишлик инде?
Тагы берәү кушыла:
– Монда бер чәшке чәй эчәргә тилмереп утырабыз, әнә Чаллыга барып балалардан кран суы алып кайтабыз.
– Төнлә сезнең очка да барып җитә диләр бит суны, нигә йоклап ятасыз?
– Монда чәйгә су юк, дисез. Әле менә тәһарәт тә алып булмый. Ул мунча керүләр юк та юк инде. 
– Африкада әнә чүлдә нинди генә кызу булмасын, сусыз яшиләр бит әле, эсселәр беткәч сезнең очка да килеп җитәр, ачуымны чыгармагыз, – дип берәү һаман ватсаапта утка бензин сибә.
– Җәмәгать, тынычланыгыз әле, мин авыл абыстае буларак шуны әйтәм: түбән очлар, артезиан коесының суын күбрәк җыйсагыз, югары очлар белән бүлешегез.
– Нинди бүлешү, үзебезгә дә җитми әле.
– Су булмау мәсьәләсен авыл советы хәл итсен, шунда барыгыз.
– Итте ди, кай җиреннән агызып бирсен ул суны?
– Бәй, акчасын вакытында түләп барабыз бит, нигә сусыз интектерәләр? Моңа чик куярга кирәк. Әллә прокуратурага языйкмы?
– Чишмәгә барыр идек, берсе корыган, икенчесе ерак. Нишләргә, хәзер безгә үләргәмени?
Шалкан авылы халкы шулай бүрәнә аша бүре куа, болар очрашса сугышмаслар микән?
– Югары очта яшь балалы аналар бар, аларга су бит көн дә кирәк. Әйдәгез, түбән очлар, бер-ике сәгатькә генә краннарыгызны ябып торыгыз. Бәлкем безгә килеп җитәр.
– Элек урамнарда колонкалардан шаулап ага иде дә су, бетерделәр шул. Хәзер счетчик куеп акча җыялар, суы килми, кранны ачсаң счетчигы әйләнә.
– Безобразие, түбән очлар, акылга килегез, ут-мазар чыкса ничек сүндерербез, авылыбыз белән янып бетәбез бит.
Менә шушы тавышны ишетү белән ватсаап төркемендәгеләр тынып калдылар. Таныдылар алар бу тавышны, авылның иң усал, иң каһәрле хатын-кызына каршы беркем дә җавап бирмәде, чөнки шөллиләр. У килеп ипи шүрлегеңә менеп төшергә дә күп сорамас.
Икенче көнне ватсаапта тема алышынды, кемнең койма алдында чүп үләне үскән, нигә утамый?
Ә су әлегә ничек түбән очта гына булган – шулай кала бирә. Авыл халкы көннәр суынуны, яңгыр явуны көтә, бәлкем бакчаларга тәүлек буе су агызучылар бетәр.
Мирһади Разов.
/ Фото редакция архивыннан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев