Мал табибы – изге хезмәт
Адәм балаларыннан тыш, терлекләр дә кемнеңдер кайгыртуына мохтаҗ. Аларның сәламәтлеге мал табиблары кулында. Әлеге изге һөнәр ияләре шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан без Князево ветеринария участогы башлыгы Миннеҗәлил Әбделмәнов белән очраштык.
Мал табибы электән үк изге hөнәр булып саналган. Бигрәк тә авылда ветеринар алыштыргысыз һөнәр иясе. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыру буенча килеп, мал-туарны дәвалап, терлекләр сәламәтлеген генә түгел, кешеләр иминлеген дә кайгырталар алар. Бүгенге көндә районда 58 мал табибы эшли.
Миннеҗәлил Әбделмәнов бу hөнәргә 1984 елда килгән. Армиядә хезмәт итеп кайткач та шушы тармакта эшен дәвам иткән. Псков өлкәсендә, Яр Чаллы шәhәрендә эшләп шактый тәҗрибә туплаган. Аннары «Кама-Бекон» оешмасында 14 ел мал табибы булып эшләгән. Князево ветеринария участогына килгәненә җиде елдан артык. Үзе тумышы белән Казахстаннан. «Әти-әнием дә табиблар иде, мин дә алар юлыннан киттем дисәм ялгыш булмас. Табиб кешене дәваласа, ветеринар кешелекне дәвалый, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит», – дип сөйли ул һөнәре турында.
Кырык елдан артык гомерен ветеринария тармагына багышлаган мал табибы үз белгәннәрен яшьләр белән дә уртаклаша. Яшь белгечләр аның кул астында белемнәрен ныгыта, тәҗрибә туплый. Авылларның киләчәген кайгыртып, яшьләргә зур өметләр баглый тәҗрибәле остаз.
– Өмет – яшьләребездә. Авылда хәзер рәхәтләнеп яшәргә була. Суы, газы, юллары – барысы да бар. Эшләү өчен шартлар да хәзер күпкә яхшырак. Бүген йогышлы авырулар калкып кына тора, шуңа күрә ветеринардан һәрчак уяулык сорала. Авыл халкы да терлекләрнең сәламәтлегенә битараф түгел, алар һәрвакыт безнең белән элемтәдә, – ди мал табибы.
Миннеҗәлил Әбделмәнов үзе дә күпләп мал-туар асрый. «Терлекнең cәламәтлеге иң беренче чиратта аны тоту урыныннан башлана», – ди ул. Малларны ветеринария табибларына да hәрдаим күрсәтеп торырга киңәш итә. Бу лейкоз, кош гриппы кебек авырулар килеп чыкмасын өчен мөһим, ди табиб.
Зур тәҗрибәле, үз эшен яраткан табибны халык та хөрмәт итә, аңа ышана. Токымлы этләр хуҗасы Андрей Давыдов та хайваннарының сәламәтлеген күзәтеп торуны бары тик аңа гына ышанып тапшыра. Ә районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова Миннеҗәлил Әбделмәновка чын табиб дигән бәя бирә:
– Миннеҗәлил Зөлкәрнаевич hәрвакыт эшен җиренә җиткереп үти, хезмәтенә бик җаваплы карый. Авыл халкы белән уртак тел табып эшли, халык та аны бик якын күрә.
Районның эпизоотик иминлеге нәкъ менә ветеринария хезмәтенең ничек эшләвенә бәйле. «Терлекләрне йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулардан саклау, терлекчелек продуктларының хәвефсезлеген тәэмин итү, район территориясенә республика чикләреннән төрле авырулар кертүне булдырмау кебек мөhим мәсьәләләр без ветеринария табибларының иң төп бурычы, – ди Тукай районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин. – «Эшчәнлекнең ветеринария берләшмәсе тарафыннан тиешле дәрәҗәдә оештырылуы нәтиҗәсендә районда куркыныч авырулар күзәтелми, эпизоотик хәл имин».
Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда җитештерелә торган итнең 37 проценты Тукай районына туры килә. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә hәм шәхси хуҗлыкларда 5 млн баштан артык кош-корт, 16 меңгә якын мөгезле эре терлек һәм 3 меңгә якын мөгезле вак терлек исәпләнә. Терлекләр һәм кош-кортлар барысы да ветеринарлар күзәтүе астында. Мал табиблары төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чараларын hәрдаим үткәреп тора. Башкалабызда ветеринария хезмәткәрләренең hөнәри бәйрәме уңаеннан оештырылган чарада да район ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге тиккә генә югары бәяләнмәгәндер. Безнең берләшмә анда «Иң яхшы ветеринария берләшмәсе» номинациясендә беренче урынга лаек дип табылды. Берләшмә җитәкчесе Ленар Хәйбуллин исә район башлыгы Фаил Камаевның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
/ Фото Әлфирә Харисовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев