Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инспекторлардан файдалы бүләк

Район ЮХИДИ инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре автомобильдә дөрес алып барылучы балаларга бүләкләр тапшырдылар. Акция 1 сентябрьдә – Белем көнендә үтте. 

Мәктәп кирәк-яраклары салынган, яктылык кайтаручы элементлары булган букчаларга махсус креслога утыртылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яки куркынычсызлык каешын такккан 7 яшьтән өлкәнрәк балалар лаек булды. 
Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар шул ук көнне Новотроицкое мәктәбендә укучылар белән дә очраштылар. Әңгәмә вакытында сүз велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләренә кагылды. Мотоцикл, мопедларда йөрү кагыйдәләрен катгый үтәү турында кисәтелде. 
Әлеге чаралар хәзерге вакытта районда үткәрелә торган «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы кысаларында оештырылды. Ул 5 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге чара кысаларында балаларны автомобильдә алып бару кагыйдәләренең үтәлүен, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүләрен тикшерү, яктылык кайтаргыч элементлар куллануны популярлаштыру буенча рейдлар үткәрелде. Шулай ук мәгариф учреждениеләренә керү урыннарында юл билгеләренең булуы каралды.
Инспекторлар мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында да катнашачак. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен иң беренче чиратта аларның ата-аналары төшендерергә тиеш. Аларның кечкенә балаларны юлларга үзләрен генә чыгармавы, башлангыч сыйныф укучыларын мәктәпкә озатулары һәм каршы алулары шарт. Бүгенге чорда бу аерата актуаль, чөнки балалар катнашындагы һәлакәтләрнең күпчелеге нәкъ менә август-сентябрь айларына, балаларның саклану күнекмәләрен оныткан вакытына туры килә. 
/ Фото Резедә Гыйльметдиновадан алынды.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев