Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әдәби десант» сәфәрдә

Җәйге ялларда Чаллы шәһәренең бер төркем иҗат әһелләре: Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Айрат Суфиянов, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Зифа Кадыйрова, Рушания Гыйләҗева, Роза Хәмидуллина, Ләйсән Шәйхетдинова «Әдәби десант» кысаларында Тукай районы буйлап сәфәр кылдылар.


Хатирәләр яңарды

Беренче булып Малтабар авылы зиратында күмелгән якташ шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Гәрәй, район, шәһәр халкына билгеле әдәбият белгече, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның җәмәгате Фәния Хамматова каберләрен зиярат иттеләр. Юл дәвамында шушы шәхесләр белән булган төрледән-төрле истәлекләр белән уртаклаштылар, хатирәләрне яңарттылар.
Әдәби десант икенче тукталышын Күзкәй авылында ясады. Авыл китапханәсендә күп еллар эшләүче китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова сәфәрчеләрне җылы каршы алды. Шушы очрашуда шагыйрь Айрат Суфиянов «Казан утлары» журналында басылып чыккан шигырьләрен укыды. Рушания Гыйләҗева яңа басылган «Хәрефләр өйрәнәбез» шигъри җыентыгы белән таныштырды, шигырьләр укып үтте. Зифа Кадыйрова үз әсәреннән өзек тәкъдим итте.

Андрей Колчерин истәлеге
Сәфәрнең өченче ноктасы Яңа поселогы булды. Бу очрашуга дулкынлану хисләре белән юнәлделәр сәфәрчеләр. Авыл китапханәсендә шагыйрь, Иске Гәрдәле авылы егете Андрей Колчеринның туганнары, якташлары белән очрашу оештырылды. Ул 1931 елда туган, 1997 елда бакыйлыкка күчкән. Андрей Колчерин үз вакытында бик иҗади шәхес була. 1963 елларда ук төзелеп, Чаллыда эшләп килгән «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенә йөри. 
Агымдагы елның май аенда «Әдәби Чаллы күгендә» китабы тулыландырылган бүлек белән басылып чыкты. Бу җыентыкта Андрей Колчеринның да шигырьләре урын алган. Миңа, китап төзүче буларак, Андрей Колчеринның хатыны Матрена түтәй белән телефоннан сөйләшү насыйп булды. Матрена әби 47 ел бергә гомер кичергән Андрейның дулкынландыргыч хатирәләрен күңелендә яшәткән. Иң мөһиме – ул ире язган шигырьләрнең һәрберсен кадерләп саклаган. Ләкин Матрена түтәй китапны күрә алмады, моннан ике ел элек бакыйлыкка күчте. Ә менә бүген сәфәр кунаклары «Әдәби Чаллы күгендә» китабын аның якташлары, якыннан белгән күршеләренә тапшыру бәхетенә иреште.
Очрашу түгәрәк чәй өстәле артында истәлекләр белән үрелеп барды. Авылдашлар Колчериннарны бик яхшы белә. Матрена түтәй ире шигырьләрен яттан сөйләп укучылар күңелендә урын алган. Чөнки алар анда бик еш кунакта булганнар, соңгы вакытларда Матрена апа сәламәтлеге какшап китү сәбәпле өйдән чыга алмаган. Укучылар аның белән очрашуларга өйләренә йөргәннәр.
Очрашу барышында «Әдәби Чаллы күгендә» китабы кулдан-кулга күчте. Анда һәркем үзе өчен таныш булган йөзләрне тапты. Җыентыкта урын алган шәхесләрнең берсен – Иштирәк авылында туган талантлы классташ егете Габделхәй Метшинны күрү очрашу кунагы Галия апаны дулкынландырды. Ул Габделхәйнең яшьтән үк шигырьләр язып мавыгуын әйтте.
– Тырыш иде, яхшы билгеләренә генә барды, бөтен класс аннан күчереп укыдык. Мәктәпне тәмамлаган елында Габделхәй соңгы кыңгырау уңае белән шигырь язды, истә генә калмаган шул. Гомере дә чикләнгән булды классташның, – дип уйларына чумды.
Яшьлек елларында Яңа поселогына килеп урнашкан Башкортстан Республикасы Балтач районы кызы Наҗия апа, Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылы кызы Зәбирә ханым да үз якташларын китап битләрендә күреп туган якларына кайтып килгән кебек булдылар. Кичәдә катнашкан Яңа поселогы авыл җирлеге башлыгы Рамил Адиев, китапханәче Гөлназ Хәбирова да очрашуга килгән һәркемгә үз рәхмәтләрен җиткерде. 

Реклама

Роза Хәмидуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
китапханәче.

/ Фото Роза Хәмидуллинадан алдынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X