2 апрель 2020 яңалыклары
-
Владимир Путин ялны озайтты: «Бу атна хәлне аңлап кабул итүнең авыру таралу куркынычын киметүен күрсәтте»
Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус таралуга бәйле вазгыять уңаеннан, россиялеләргә яңа мөрәҗәгать белән чыкты. Ул эшләми торган көннәрне апрель ахырына кадәр озайтты.
-
Владимир Путин эшләми торган көннәрне апрель ахырына кадәр озайтты
Россия Президенты Владимир Путин коронавирус таралу белән бәйле вазгыять уңаеннан россиялеләргә яңа мөрәҗәгать белән чыкты.
-
Сезнең фикер – иң мөһиме
Республикада моңарчы аналогы булмаган «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла башлады. Масштаблы проект өч елга исәпләнгән. Быел әлеге программага Тукай районнан 85 күпфатирлы йорт территориясе керде. Быел Князево, Круглое Поле, Бәтке җирлекләрендә ишегаллары төзекләндереләчәк.
-
Әлмәттә коронавирус йоктыру турында ялган хәбәр таратучыны штрафка тартканнар
47 яшьлек хатын-кыз, имештер, Үзәк район хастаханәсендә коронавирус инфекциясе йоктыручылар турында аудиохәбәр яздырып, аны мессенджерларга тараткан.
-
Химиясез яшелчә һәм җиләк үстерүче Айдар Закиров: «Кешеләрне бүген алдасам, иртәгә килмәячәкләр»
Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында яшәүче Закировлар петрушка, укроптан башлап, карбыз-кавынга кадәр утырта. Үсентеләргә дип кайбер авыллардан урамнары белән киләләр икән хәтта. Алар үстергән помидорлар арасында килодан артканнары, ә карбызларның 15 килога җиткәннәре дә бар. Мул уңышның сере нидә?
-
Фарсил Зыятдинов: «Бакчачыга ашыгырга кирәкми»
Сәясәтчеләр генә түгел, бакчачылар да аптырашта бүген. Тегеләренең башларын дөньяда котырынган вируска бәйле хәлләр бутаса, алты сутый хуҗалары һава торышының кыланмышларыннан бот чабарга мәҗбүр. Соң, инде 11 мартта ук кар катламы эреп бетсен әле!
-
Тулы әзерлек
Азык-төлек иминлеге – көнүзәк мәсьәлә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында азык-төлек җитештерү күләмен киметмәү бурычы тора. Тукайлылар санаулы көннәрдән чәчүгә чыгачаклар.
-
Безне кайгырталар
Дөньяда коронавирус инфекциясе таралу бөтенебезне куркуга салды. Бер мәлдә халык тәмам паникага бирелде. Кибет киштәләре бушап калды. Ул алгач, мин дә алам дип, ярмалар, азык-төлек җыярга тотындылар. Аннары ул шаукым ипләп кенә тынды, кибет киштәләре кабат кирәк-ярак белән тулды. Халык тынычланып китте. Ә бүген исә әлеге чирнең таралуына юл куймас өчен дәүләт бик кискен чаралар күрә башлады. Ә халыкка, аерата безнең кебек өлкән яшьтәгеләргә, җитәкчеләр әйткән барлык таләпләрне үтәү мәҗбүри. Чөнки куркыныч бик зур, гамьсезлек күрсәтергә һич ярамый.