1 август 2014 яңалыклары
-
Сәйдәшлеләр уракка яңа яшь көчләр белән керде
Район игенчеләре уракка төшә генә башлаган иде, урыны-урыны белән явып узган кыска вакытлы яңгырлар аларны эшләреннән аерып алды. Шулай да, җәйге көн тиз үзгәрүчән була. Чәршәмбе көнне дә иртәнге якта явып үткән яңгырдан соң, аяз күктә чалт итеп кояш күренде. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык игенчеләре шуннан файдаланып, тиз арада комбайннарын егәрләп...
-
Биш көн җитмәгәнгә, «Тыл ветераны» исеменә ия була алмадык
Редакциягә хат килде.
-
Тукай районы прокуроры итеп Айрат Галимәрданов билгеләнде
Район хакимиятенең киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков район активына яңа прокурорны тәкъдим итте. Аңа кадәр районда 10 ел прокурор булып эшләгән Марат Әхәтов Яр Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары итеп билгеләнә. Айрат Галимәрданов моңа кадәр Менделеевск районында прокурор булып 8 ел эшләгән, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Республика...
-
Булдыклы хуҗалар өчен тавыш бир
Кадерле газета укучыларыбыз! Яшь гаиләләр арасында баручы «Иң яхшы хуҗалык» дип исемләнгән конкурста безнең редакция дә махсус номинация игълан итә. «Без бәхетле, укый торган, яшь гаилә» дип атала ул. Моның өчен «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Якты юл» газетасы группасына кереп (http://vk.com/club54482574), конкурста катнашкан гаиләләр өчен тавыш бирергә кирәк. Игътибар: бер кеше...
-
Бикләннән Диләрә Мәүләветдинова Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаша
1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Чарада 25 чит илдән, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 600 делегат катнаша. Яшьләр бу зур форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау турында сөйләшәчәк, оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы кызыклы программа тәкъдим итә. Төрле илләрдән җыелган яшьләр секцияләр эшендә катнашачак,...