Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сәйдәшлеләр уракка яңа яшь көчләр белән керде

Район игенчеләре уракка төшә генә башлаган иде, урыны-урыны белән явып узган кыска вакытлы яңгырлар аларны эшләреннән аерып алды. Шулай да, җәйге көн тиз үзгәрүчән була. Чәршәмбе көнне дә иртәнге якта явып үткән яңгырдан соң, аяз күктә чалт итеп кояш күренде. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык игенчеләре шуннан файдаланып, тиз арада комбайннарын егәрләп...

Иске Абдул авылын узып Мерәскә барышлый сул якта калучы арыш кырында алты комбайн бертуктаусыз хәрәкәт итә. Вакыт-вакыт алар туктап калалар да яннарына килеп туктаган «КамАЗ»ларга бөртек бушата башлыйлар. Һавага бөртек тузаны күтәрелә.
Яннарына килеп җиткәч тә безне хуҗалык агрономы Илдар Мөхәммәдиев каршы ала.
- 190 гектар көзге арыш кырына кичә кереп караган идек. Бүген исә эшкә ныклап тотындык. Биредә безнең алты комбайн, өч йөк машинасы, җәмгысы 15ләп кеше эшли. Быел гына армиядән кайтып уракка төшкән яшьләребез дә бар, - ди ул.
Шуларның берсе комбайнчы Руслан Зарипов. Егерме биш яшьлек Мерәс егете гәүдәгә дә таза, телгә дә чая булып чыкты. Комбайнга утыруын да ул авыл тормышын сөю, авылда тормыш итәсе килүе белән аңлатты.
- Әтием дә шушы хуҗалыкта ферма мөдире булып эшли. Мин дә авылда калырга булдым. Ә авылда ир-егет өчен иң туры килә торган хезмәт техника белән бәйләнгән, шуңа күрә әллә ни сайланып йөрмәдем, механизатор булып урнаштым. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында алган белемем дә һөнәремә ярдәмче, - ди Руслан.
Руслан Зарипов белән бергә быел беренче тапкыр уракка унбиш яшьлек Мерәс егете Фирхәт Хәлитов та төште. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган бу егетнең әлегә мәктәптән чыгып китәргә нияте юк. Шуңа күрә җәй файдалы үтсен дип ул комбайнчы ярдәмчесе сыйфатында эшләргә булган. «Авыр түгелме соң?» - дигән сорауга аптырап калмады.
- Эшем үземә ошый. Беренче тапкыр уракта эшләсәм дә әллә ни авырлыгы, куркытып торган әйбер юк, - дип кенә җавап бирде Фирхәт.
Менә шулай Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның иген киңлекләре быел да яшьләрнең җитез, тырыш кулларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак