Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы прокуроры итеп Айрат Галимәрданов билгеләнде

Район хакимиятенең киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков район активына яңа прокурорны тәкъдим итте. Аңа кадәр районда 10 ел прокурор булып эшләгән Марат Әхәтов Яр Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары итеп билгеләнә. Айрат Галимәрданов моңа кадәр Менделеевск районында прокурор булып 8 ел эшләгән, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Республика...

Район хакимиятенең киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков район активына яңа прокурорны тәкъдим итте. Аңа кадәр районда 10 ел прокурор булып эшләгән Марат Әхәтов Яр Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары итеп билгеләнә. Айрат Галимәрданов моңа кадәр Менделеевск районында прокурор булып 8 ел эшләгән, Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков аны Чаллы шәһәрендә эшләгән дәвердә 29 комплекс, Таһирҗановчылар кебек оешкан җинаятьчел төркемнәрне ачу, җавапка тартуда үзен сәләтле хокук һәм җәмәгать тәртибе сакчысы итеп күрсәтә алуын билгеләп үтте. Яңа вазыйфага күчүче Марат Әхәтов исеменә җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев Марат Илгиз улы район прокуроры булып эшләгән вакыт эчендә гаять четерекле хәлләрдә - инвесторлар килеп, җиргә, милеккә яңа мөнәсәбәтләр булдырылган, торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары булдырылган чорда канун кысаларында дөрес юнәлеш бирергә, кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау, кануннарның үтәлешен тәэмин итүдә җитди эшләвен билгеләп үтте. Тукай районы - авыл районы булса да, аның яшәеше ярты миллионнан артык халкы булган Яр Чаллы шәһәре белән тыгыз бәйләнгән. Хокук, җәмәгать тәртибе һәм кануннарның үтәлеше сагында торучы хезмәтләр бу үзенчәлекне исәптә тоттып эшләргә тиеш. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков та, район башлыгы Васил Хаҗиев та үз чыгышларында моңа басым ясады. Хокук сакчылары алдына бүген яшәештәге хезмәтне саклау, эш хакларын түләтү, торак-коммуналь хуҗалыктагы кебек мәсьәләләрдә кануннарның үтәелешен тәэмин итү белән беррәттән республикадагы тынычлык, милләтара, динара дуслыкны саклау, дини экстремизм, террорчылык күренешләрен булдырмау кебек аерым бурычлар куела. Илдус Сәет улы бу җәһәттән республикада соңгы арада хокук сакчылары тарафыннан җинаятьчел төркемнәрнең юкка чыгарылыун, бу мәсьәләдә бигрәк тә уяу булырга кирәклекне әйтте. Хокук сакчылары 14 сентябрь көнне ТР Дәүләт Советына үтәчәк сайлауларда сайлау участокларында иминлек һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк. Әлеге мөһим кампания барышында сайлауларның гадел һәм үтә күренмәле булуына ирешү, кануннарның үтәлешенә күзәтчелек итү бурычы куела.
- Кешеләр белән эшләргә, каршылыкларны булдырмаска кирәк, - диде Республика прокуроры Илдус Нәфыйков район активы һәм хокук һәм тәртип сакчыларына мөрәҗәгать итеп алда торган сайлаулар уңаеннан.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X