Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләннән Диләрә Мәүләветдинова Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаша

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Чарада 25 чит илдән, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 600 делегат катнаша. Яшьләр бу зур форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау турында сөйләшәчәк, оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы кызыклы программа тәкъдим итә. Төрле илләрдән җыелган яшьләр секцияләр эшендә катнашачак,...

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Чарада 25 чит илдән, Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 600 делегат катнаша. Яшьләр бу зур форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау турында сөйләшәчәк, оештыручылар - Бөтендөнья татар конгрессы кызыклы программа тәкъдим итә. Төрле илләрдән җыелган яшьләр секцияләр эшендә катнашачак, үз сәләтләрен дә күрсәтәчәк, алар өчен Болгарга, Арчага, Казан Кремле, Иске татар бистәсенә экскурсияләр оештырыла. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле оешмасы әлеге чарага районнан делегат итеп Бикләннән Диләрә Мәүләветдинованы сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтендөнья татар яшьләре форумы