Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Шәйхнур бабайны котладылар

Районыбызда бик күркәм традиция бар: ул - олы яшьтәге юбилярның өйләренә килеп, аларны бәйрәмнәре белән тәбрикләү. Бу көнне юбилярга район җитәкчеләре Россия Президентының котлауларын җиткерәләр. Күптән түгел генә олуг юбилеен - 90 яшь тулган көнен Иштирәк авылында гомер итүче Шәйхнур Ризатдин улы Ризатдинов та билгеләп үтте.

Бу көнне иң борчылганы, әлбәттә, юбилярыбыз үзе булгандыр, мөгаен. Чөнки ни әйтсәң дә, ул чор кешеләрендә дәүләт вәкилләренә зур хөрмәт белән карау гадәте сеңгән. «Барысы да әзерме, җитәме?» - дип гел сорашып кына торды Шәйхнур бабай. Аның янына «Миләүшә» балалар бакчасыннан тәрбияче апалары Миләүшә Мостафина белән нәни кунакларыбыз - Марсель Алешин һәм Солтан Һадиев килде. Дәрәҗәле конкурсларда беренчелекне яулаган мәктәп укучылары - Реваль Нургалиев, Айзилә Зәйнетдинова, Диләрә Һадиева, Зәлия Закирова, Алсу Нургалиева үзләренең чыгышларын Шәйхнур бабайга багышладылар, аны урап алдылар. Юбилярның тормыш юлы, күкрәгендәге һәр медальнең кайчан, нинди батырлык өчен бирелүе белән кызыксындылар.

Юбилярыбыз Шәйхнур Ризатдиновны котларга район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова һәм Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Закиров килде. Алар бабакайны котлап, бүләкләрен тапшырдылар, җылы һәм матур сүзләрен кызганмадылар. Китапханәче Алия Закирова бүләккә дип үзенең үзәкләргә үтеп керерлек шигырьләрен укыды. Мәдәният йортының режиссеры Гүзәл Һадиева балаларны берәм-берәм «сәхнәгә» - Шәйхнур бабай каршына чыгарды. Сабыйларның кечкенә генә концертлары җыелганнарның һәммәсенә хуш килде.

Бәлкем, Шәйхнур бабай һәрбер әйткән сүзне ишетеп тә бетермәгәндер, әмма барча котларга килгән җитәкчеләрнең, сабыйларның, туганнарының җылы хөрмәтен тою бабай өчен зур куаныч булды, дип хәбәр итә Иштирәк авылының мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев