Һәр төбәкнең үз матурлыгы, үз яме бар. Төскә-биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырырган шәхесләр яши. Безнең Иштирәк авыл җирлегендә дә мондый шәхесләр бик күп. Асия Метшина — шундыйларның берсе.
Ул гап-гади авыл кызы. Шушы матур табигатьле җирдә туып, аның тәмле суларын эчеп үскән кыз гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Асия апа авылда, инде олыгаеп барган әти-әнисе янында төп нигездә калуны бурыч итеп саный. Бәхетенә, үзе кебек авыл егете Шәйхулла абый белән никахлашып, гаилә иминлеге һәм татулыгында өч балага тормыш бүләк итә. Язмышына язылгандыр — зур кызлары үзенчәлекле бала булып туа. Шулай да бала мәхәббәттән аерылмый, тигез тәрбияләнә.
Ә авылда тормыш җиңел түгел... Кояшның беренче нурлары белән торып, кояш баеганнан соң да тәмамланмаган эшнең очы-кырые күренми кебек. Гомерен бу гаилә маллар карауга багышлый. Тормыш арбасына утыргандай алар көн саен атларын җигеп эшкә юл тоттылар. Инде ул вакыйгаларга да ничә еллар үтте. Шәйхулла абый да гүр иясе. Ә тормыш дәвам итә.
Тормыш авырлыклары килгәндә, күз яшьләрен иркенлеккә чыгарып, күңелен бушатырга теләгән вакытларында ул кулына каләм ала һәм сүзләрдән сәйлән тезеп, кәгазь битенә төшерә. Ул юлларда ул әти-әнисенә, бала-чагына, яшьлек елларына, туган җиренә, мәхәббәткә бик күп матур шигырьләр багышлый. Үз йөрәгендә кайнаган хисләр өермәсен ул түкми-чәчми «Шигырьләрем – күңелем халәте» дип исемләнгән тәүге китабына җиткерә. Ниһаять, 2024нче елда Асия апа Метшинаның иҗат җимеше дөнья күрде. Ул аны балалары, оныклары гына өчен түгел, авылдашлары, киләчәк буын өчен дә әдәби мирас итеп бүләк итте.
Быел Асия апа олуг юбилеен — 75 яшь тулуын билгеләп үтте. Без аны бу дата белән чын күңелдән котлыйбыз. Әле туачак көннәре күп булсын, җитәрлек булсын! Бер бәйрәмне дә безнең мәдәният йорты Асия апасыз үткәрми. «Берәр ролең булса, эндәш», — дип әйтүче дә, син бит Асия апа. Узган ел үзең теләп, оештырып Бөтенрәсәй Мөнәҗәтләр фестиваленә алып баручы да син идең. Менә шулай янып, вакыйгаларның үзәгендә булырга ярата безнең Асия апабыз. Гомерең бәхеткә төренеп барсын, якын кешеләрең яныңда булсын. Туган көнең котлы булсын!
Гөлсинә Жиляева, Иштирәк авылының мәдәният йорты директоры
Нет комментариев