Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда күпме сөт савалар?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 июньгә район буенча тәүлеклек тулаем савым 97,2 тонна тәшкил итә. Бу узган елгыдан 9,2 тоннага артык. Һәр көнне фермалардан – 92,7 тонна,  шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 14,5 тонна сөт заводларга озатыла.

Сөт җитештерүдә алдынгылыкны бүген дә Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе белән «Ирек» җитештерү кооперативы тота. Сәйдәшев хуҗалыгында тәүлеклек савым узган елгыдан 7,7 килограммга,  «Иректә – 9,7 килограммга артык. Соңгы ике айда «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгының күрсәткечләре яхшыра бара. Мисал өчен, 3 июнь көненә тәүлеклек артым 140 килограммга җитә. 
Районда савым сыерларның баш саны 5290, бер сыердан тәүлеклек уртача савым 18,4 килограмм тәшкил итә. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев