Үзгәрешләр мөмкинлеге: Биклән халкы үз ял паркының киләчәген сайлый
җәмгыять

Үзгәрешләр мөмкинлеге: Биклән халкы үз ял паркының киләчәген сайлый

Тукай районының өч авыл территориясе төзекләндерүгә федераль финанслау алу өчен көрәшә. Россия Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында, 12 июньгә кадәр иң күп тавыш җыйган җәмәгатьчелек урыны 2027 елда тулысынча үзгәрәчәк.

Тукай районының авыл территорияләре «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы ярдәмендә заманча төс ала. Бу юнәлештә уңай тәҗрибә инде бар: 2023–2024 елларда Кече Шилнә авылында Шилнә елгасы артындагы территория төзекләндерелде.

2025 елда «Татарстан» совхозы поселогында да зур эшләр җәелдерелде — биредә Октябрьгә 50 ел урамы артындагы скверның беренче чиратлары төзелде. Төзүчеләр җәяүлеләр сукмакларын салды һәм балалар уеннары мәйданчыкларын җиһазлады. Быел бу урынны яңарту дәвам итәчәк: объектта заманча памп-трек һәм воркаут мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла.

Быел бөтенроссия онлайн-тавыш бирү исемлегенә районның өч мөһим объекты кертелде. Беренчесе – Октябрьгә 50 ел урамы артындагы сквер («Татарстан» совхозы поселогы). Әгәр халкыбыз бу проектны яклап чыкса, 2027 елда биредә зур мәдәни-массакүләм чаралар уздыру өчен зур инфраструктура булдырылачак.

Икенчесе – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның Хәтер паркы (Борды авылы, Үзәк урам). Бүген сугышта катнашкан солдатлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсе үтеп йөрү зонасы гына булып тора. Онлайн-тавыш бирүдә җиңгән очракта, паркны комплекслы төзекләндерү һәм халык ихтыяҗларын исәпкә алып, функциональ яңарту көтә.

Өченчесе – Биклән авылындагы ял паркы (Мәскәү һәм Әхмәтшин урамнары киселеше). Авылның иске һәм яңа өлешләре чигендә (Камышлы елгасы буендагы төзекләндерелгән чишмәдән өстәрәк) урнашкан бу урынны гаилә белән ял итү, яшәеш һәм бәйрәмнәр уздыру өчен заманча мәйданчыкка әйләндерергә ниятлиләр.

Безнең иҗат төркеме Биклән авылы халкы белән аралашып кайтты. Алар паркның мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыкладылар.

«Авылыбыз үсә, зурая. Мондый заманча парк, әлбәттә, бик кирәк. Әле күптән түгел генә Биклән авыл җирлегеннән күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирделәр. Бу бит авылыбызга яшьләр, балалар кайта дигән сүз. 

Паркның үзенә килгәндә, бу безнең элек-электән Сабантуй уздырыла торган территория. Анда Сабан туе исемле чишмә дә бар. Әле шул чишмәне 2018 елда ук җырчы Илнар Сәйфиев күп кенә эшмәкәрләр тырышлыгы белән төзекләндереп киткән иде. Бик матур җиребез ул безнең. Аны тагын да яңартып, заманча җиһазлар белән ясап куйсалар – әйтеп бетергесез шатлык була», – дип үз фикерләрен белдерә авыл активисты Фирия Гарипова. 

Фирия ханым билгеләп үткәнчә, яңа парк яшь әниләргә кечкенә сабыйларын коляскада этеп йөрү өчен дә уңайлы булыр иде. 

«Безнең авылның яңаруы, биредә төрле мәдәни урыннар барлыкка килүе, әлбәттә, безнең өчен бик шатлыклы һәм куанычлы вакыйга. Хәзер бит авылларда элеккеге кебек күп итеп маллар асрап, беркая да чыкмыйча, үз ишегалдың тирәсендә генә бөтерелеп йөрү юк. Заманасына карап, кеше дә матурлыкка, мәдәнияткә тартыла. Безнең авылда да шәһәрдәге кебек уңайлы парк булса, бөтен авыл халкы сөенер иде дим. Балаларыбызның гына түгел, өлкән әби-бабайларыбызның да яраткан урынына әйләнәчәк бит ул! Кич белән чыгып, саф һава сулап, бер-берең белән аралашып яшәүгә ни җитә?!», – ди яшь әни Зөлфия Әхмәтвәлиева. 

«Биклән авыл жирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев инициативасы белән авыл башында –  Сабантуй мәйданы янындагы яланда парк булдыру теләге тормышка ашырыла башлады. Мәктәп укучылары биредә нарат агачлары утыртуда катнашты һәм бу үсентеләр яхшы итеп тамыр да алдылар. Хыялда монда кыш көне чаңгы юллары, җәй көне велосипед юллары булыр дип фаразлана. Бу урын авылыбыз халкы, кунаклары өчен бик яхшы ял урыны булыр иде», – дип сөйли Роза Әхмәтҗанова. 

Районның төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, әлеге конкурс өстенлеге халкыбыз өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Паркларның киләчәге авыл халкының үзеннән тора. Онлайн тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Фотолар: Фирия Гарипова

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев