Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Илдә 28 административ штрафны гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

ЛДПР депутатлары Россия Хөкүмәтенә 28 административ штрафны гамәлдән чыгару турында закон проекты тапшырды. Алар фикеренчә, кайбер штрафлар инде искергән, ә кайберләре зур зыян китерми торган хокук бозулар өчен бирелә.

Аерым алганда,  депутатлар яшәү урыны буенча теркәлмәгән өчен, саксызлык аркасында паспортын югалткан өчен, шулай ук дәүләт мәгълүмат системалары аша тикшереп була торган очракларда машина йөртү таныклыгы яки ОСАГО полисы үзең белән булмаган өчен каралган штрафларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә, дип яза ТАСС.

Моннан тыш, юлны тиешсез урында чыккан, әмма юл хәрәкәтендә куркыныч тудырмаган кешеләрне, дәүләт номерын урнаштырганда очраклы хата җибәргән йөртүчеләрне, куркынычсыз тонировка кулланган өчен һәм үз участогында табигатькә зыян китермичә машина юган өчен җаваплылыктан азат итәргә тәкъдим ителә.

Шулай ук исемлеккә куркыныч тудырмый гына фатирны үзгәртеп кору, балконны пыялалау, чит ил авторизация сервисларын куллану, җир участокларын файдалануга кагылышлы кайбер хокук бозулар һәм башка берничә очрак өчен билгеләнгән административ штрафлар да кергән.

Моннан тыш, партия кайбер административ хокук бозулар өчен җаваплылыкны йомшарту тәкъдимен дә керткән. Әйтик, торак зоналарда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен Россиянең барлык төбәкләрендә дә 1,5 мең сум күләмендә бердәм штраф билгеләргә, ә административ штрафны вакытында түләмәгән өчен икеләтә штраф салу тәртибен гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.

Закон проекты кабул ителсә, әлеге үзгәрешләр 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев