Бәтке авылы паркында онытылмаслык бәйрәм узды
Бәтке авылы паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Җирле мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган әлеге тантана авылдашларны бер мәйданга җыйды.
Бәйрәм программасы һәркем өчен кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештырылган иде. «Күңелле стартлар»да нәниләр хәрәкәтле уеннарда зур дәрт белән катнашып, үзара ярыштылар. Иҗат остаханәсендә исә балалар тәлинкәләр бизәү буенча мастер-класста үзләрен сынап карадылар.
Чарада аквагрим мәйданчыгы аеруча зур популярлык казанды — балалар йөзләренә ясалган күбәләкләр, супергеройлар һәм бәйрәмнең төп символы булган ромашкалар белән мәйданны ямьләндеределәр. Моннан тыш бәйрәмдә ачык һавада бию флэшмобы да оештырылды.
Фото: Олеся Казанцева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев